Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

.TATAR домены турында беләсезме?

Хәзерге вакытта .TATAR доменында зонасында теркәлүчеләр саны 1300 тирәсе. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе эшләгән tatar-inform.tatar - бу доменда эшләүче бердәнбер яңалыклар сайты. "Татар-информ" агентлыгы белгечләрнең .TATAR домен зонасы перспективалары турындагы фикерләрен ачыклады.

.tatar доменында үсеш күзәтелә

Кайбер татар сайтларына .tatar доменына күчү кулай түгел. "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин шулай дип саный.

“Матбугат.ру, Интертат.ру, Белем.ру кебек сайтлар күпмедер дәрәҗәдә популярлашкан һәм кешеләрнең хәтерләренә шул брендлар белән кереп калган. Аларга .tatar доменына күчү катлаулырактыр. Мәсәлән, “Татар-информ”га ул бераз җайлырак. tatar-inform. tatar дип аталып, татар сүзе кабатланса да, кешеләр Интернет челтәренә доменның беренче өлешен эзләп керә. Кыскасы, .tatar доменына күчкәндә, бренд популярлашкан булу-булмау роль уйный”, - дип белдерде Раил Гатауллин.

Аның фикеренчә, доменның кыйбатлыгына да карыйлар. “.ru ны алу арзанрак .tatar домены 2 тапкыр кыйбатрак”, - ди ул.

Раил Гатауллин билгеләп узганча, татар телендә генә мәгълүмат биреп, зур аудитория җыю катлаулы, шуңа күрә күп кенә сайтлар ике телдә эшләүгә йөз тота. “Әгәр сайт Татарстан, татарлар белән бәйле булмаса, кешеләргә мәгълүматны .ru доменында җиткерү уңайлырак – бу әйбер дә бар”, - ди ул.

Раил Гатауллин һәр депутатка .tatar доменында сайт ясауны да уңай күренеш итеп атады. “Татар доменында үсеш күзәтелә, сайтлар саны арта”, - диде ул.

Раил Гатауллин фикеренчә, .tatar доменын үстерү өчен, беренче чиратта, татар телендәге мәгълүматны популярлаштыру зарур. “Кешеләрне Интернетта татар теленнән мәгълүмат эзләүгә өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, кешеләр белем.руга план уроков дип түгел, дәресләр планы дип эзләп керә. Халыкка Интернет челтәрендә татарча мәгълүмат табып булу мөмкинлеген күрсәтергә кирәк”, - ди ул. Икенчедән, телевидение, матбугатта татар сайтларына сылтамалар күбрәк кирәк, дип саный Раил Гатауллин..

Әңгәмәдәш Бөтендөнья татар яшьләре форумының сайт исемен рус доменында алганына гаҗәпләнүен белдерде. “Ни өчен аларга, мәсәлән, forum.tatar димәскә иде. Бу башкаларга үрнәк булып, татарлыкны күрсәтү, татар доменын үстерү булыр иде. Алар шушы мөмкинлектән файдаланмады”, - дип, ул татар телендә сайт ясаучыларга моны истә тотарга киңәш итте.

Татарстан Фәннәр академиясенең мәгълүмат-компьютер бүлеге башлыгы Айрат Гатиатуллин да .tatar доменына карата уңай фикердә булуын белдерде. “Бу татар сайтлары бер урында туплансын өчен кирәк, шул вакытта аларны эзләргә дә кирәк булмаячак. Бу татар сайтларын популярлаштыруга китерәчәк”, - ди ул.

Берничә ел дәвамында .TATAR доменында 20 меңгә якын исемне теркәү ниятләнә

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, .TATAR доменының төп бурычы – яңа домен зонасында теркәлүләр санын арттыру. Бу максатка ирешү өчен, берничә ел дәвамында 20 меңгә якын исемне теркәү, шул исәптән яңа домен зонасын популярлаштыруга йөз тоткан бурычларны хәл итү ниятләнә. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, чит илдә татар телле берләшмәләр белән эш планын төзү; .TATAR доменын үстерү һәм уңай имиджын булдыру өчен Интернет белән идарә буенча бөтендөнья системасының профильле оешмалары белән элемтәләрне киңәйтү; TATAR. доменын киләчәктә популярлаштыру өчен регистратура вәкилләренең Россиядә һәм чит илдә профильле чараларда катнашуы күздә тотыла.

.TATAR домен зонасында ачык теркәлү башланганнан бирле, анда amazon.tatar, facebook.tatar, google.tatar, microsoft.tatar, youtube.tatar, kazan.tatar, tatneft.tatar, akbars.tatar, sberbank.tatar, neft.tatar, kamaz.tatar, kfu.tatar, innopolis.tatar, yandex.tatar, icann.tatar кебек халыкара, Россия һәм республика компанияләре теркәлгән. Хәзерге вакытта .TATAR зонасында теркәлүчеләр саны 1300 тирәсе. Регистратура интернет-ресурслар булдыру буенча планнары проектның асылына туры килгәннәрнең исемнәрен генә теркәргә тырыша. Ягъни, бу сайтлар татар милләтенең бай милли, тел һәм мәдәни көнкүрешен, татар халкының тормыш кыйммәтләрен алга сөрергә тиеш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев