Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар диаспорасы Канададан алып Австралиягә, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән алып Төмәнгә кадәр таралган" - Владислав Усанов

7-12 декабрь көннәрендә Казанда сигезенче тапкыр яшь татар лидеры мәктәбе узачак. Анда Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Коми Республикалары, Әстерхан, Иваново, Рязань, Мәскәү, Саратов, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Түбән Новгород һәм Ростов-на-Дону калаларыннан актив яшьләр җыелачак.

VIII Яшь татар лидеры мәктәбенә багышланган матбугат конференциясе

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә мәгълүм булды. “Идел” Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина билгеләп үткәнчә, һәр елны татар яшьләре мәктәбенең темалары үзгәрә һәм программаның нәрсәгә багышланган булуын яшьләр үзләре тәгаенли. Быел, мисал өчен, яшьләр социаль челтәрләрдә популяр аккаунтлар булдыру, татар телен өйрәтә торган татар мәктәпләрен ачу һәм конфликтология темаларына аралашырга теләкләре булуын белдергән.

“Без төп тема итеп социаль челтәрләрне алдык һәм яшь блогерларны барладык, бармы алар, булган очракта, аларның эшләү сыйфаты нинди дәрәҗәдә дигән сорауга җавап табарга тырыштык. Шулай ук рус телле белгечләрне махсус чакырдык. Алар социаль челтәрләрдә үз эшеңне, татар мәдәниятен, татар яшьләрен ничек итеп дөрес күрсәтерлек аккаунтлар булдырырга өйрәтәчәк”, – диде Ләйсән Сафина матбугат очрашуында.

Моннан тыш конфликтологиягә зур урын биреләчәк. Яшьләр белән өлкәннәр арасында һәрвакыт каршылыклар яши. Яшьләр үзләрен бераз күрсәтергә тели, без исә шул мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачакбыз, ди “Идел” үзәге җитәкчесе.

Яшь татар лидеры мәктәбенә Россиянең төрле почмакларыннан 18-30 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырулы. Алар арасында Ростов-на Дону һәм Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәреннән беренче тапкыр килүчеләр бар. Ләйсән Сафина сүзләренчә, кайбер төбәкләрдән килергә теләүчеләргә хәтта квота да җитмәгән.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының яшьләр һәм балалар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов Яшь татар лидеры мәктәбен уздыруны матур традиция дип саный.

“Татар диаспорасы Канададан алып Австралиягә, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән алып Төмәнгә кадәр таралган. Билгеле инде, безнең министрлык алдында элемтәләр ныгыту, яшьләрнең милли үзенчәлекләрен формалаштыру бурычы тора. Беренче чиратта, бу Татарстаннан читтә яшәүче яшьләргә кагыла. Актив яшьләрне Татарстанга җәлеп итеп, бердәм мохит тудыру мөмкинлеге бирә”, – диде Владислав Усанов.

Яшь татар лидеры мәктәбендә катнашкан Илүсә Дәүләтшина сүзләренчә, бу аралашу һәм элемтәләр булдыру өчен бик яхшы мәйданчык. “Мин моңа кадәр төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре белән аралашканым юк иде. Хәзер исә безнең төрле төбәкләрдә дусларыбыз бар. Без үзара проектлар белән бүлешәбез, тәҗрибә уртаклашабыз”, – диде ул журналистлар белән аралашканда.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев