Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт яшь тамашачылар театры 30 нчы сезонын ача

30 сентябрьдә Татар дәүләт яшь тамашачылар театры «Артист» спектакле белән 30 нчы сезонын ача. "Без юбилей сезонына ныклап әзерләндек", - дип ышандырды ММЧ вәкилләрен театр директоры Мансур Ярмиев. Спектакльнең премьерасы узган сезонда Габдулла Кариевның 130 еллыгына багышланган иде дип искәртте ул.

Мансур Ярмиев белдергәнчә, яңа сезонда Татар дәүләт яшь тамашачылар театры мәктәп программасына кертелгән бөтен спектакльләрне дә куячак. "Без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү төзедек. Алар белән хезмәттәшлектә мәктәп программасы кысаларында шул спектакльләрне күрсәтәчәкбез", - дип ачыклык кертте ул.

Татар дәүләт яшь тамашачылар театры шулай ук Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән дә ныклы хезмәттәшлек итә һәм әйләнә-тирәне сакларга чакыручы, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләүче спектакльләр әзерләргә ниятли. "Безнең ЮХИДИ белән хезмәттәшлек итәбез, юлда йөрү кагыйдәләре турында спектакльләр тәкъдим итәбез. Алар заказы белән быел «Светофор+» спектаклен куячакбыз", – диде Ярмиев. Ул шулай ук наркотикларның зыяны турындагы «Алхимик» спектаклен 50 меңнән артык кеше каравын да белдерде.

Театр хәрби частьлар белән актив хезмәттәшлек итә, һәр ике ел саен коллектив Ялтада Кара диңгез флотында хезмәт итүчеләргә спектакльләр күрсәтергә ниятли. Шулай ук Томск, Оимск, Килининград, Чиләбе һәм Мәскәү өлкәләрендә татар авылларында спектакльләр тәкъдим итү планлаштырыла.

Яңа сезонда театр мәгариф проектларын дә дәвам итәргә планлаштыра. "Без рус мәктәпләрендә бөтенләй татарча сөйләшмәүчеләргә тел өйрәтәбез. Быел да бу мәгариф проектын дәвам итәчәкбез. Спектакльләрдә һәм репетицияләрдә катнашмаучы артистлар мәктәпләр буенча йөреп рус балалар белән татар спектакльләре куячак. Бу балаларда зур кызыксыну уята", - дип билгеләп үтте театр җитәкчесе.

Театрның яңа бинасында ремонт төгәлләнү алдында, бина 60 процентка әзер. "Җылык җибәрәсе, аннары эчке эшләрне башкарасы калды", - диде ул.

Яңа сезонда Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнә.

Ә театрның 30 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы декабрьгә планлаштырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев