Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясенә рәхим итегез (14-19 февраль, афиша)

14 февральдә (сишәмбе, 18.30) Татар дәүләт филармониясендә Фәйзи Гәскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле чыгыш ясый. Ансамбльнең «Планета ритмнары» программасы Татар филармониясенең «Россиянең сәнгать коллективлары» абонементы кысаларында тәкъдим ителә. 15 февральдә (чәршәмбе, 18.30) – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт. Соңгы 15 елда Филармониянең какшамас традициясенә әверелгән әлеге матур чара төрле елларда төрле форматларда оештырылды. Бөек җырчы үзе катнашкан концертлар да, залда тамашачы булып үз хөрмәтенә җырлы котлаулар кабул итеп узганнары да бар. Илһам агага 82 яшь тулуга багышланган быелгы концертта «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Фердинанд Фәтхи, Резидә Галимова, Рөстәм Закиров, Нәфкатъ Нигъмәтуллин; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, Филюс Каһиров, Бәширә Насыйрова, җырчылар Айгөл Хәйри, Вадим Захаров, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Аршак Алтунян катнаша. Концертны Зәмирә Рәҗәпова- Куприянова алып бара. Программада: татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре, инструменталь музыка. 16 февральдә (пәнҗешәмбе, 18.00) Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры «Любовь моя – мелодия» программасын тәкъдим итә. Концертта Россиянең атказанган артисты Вениамин Мясоедов (Мәскәү ш.) катнаша. Халык уен кораллары оркестрына кушылып ул саксофон, шотланд волынкасы, әрмән дудугы, жалейка, окарина, сопилка кебек уен коралларында уйный. Концертта шулай ук Татарстанның халык артисты Резидә Галимова да чыгыш ясый.Әлеге концерт Филармониянең иң популяр абонементларының берсе булган «Анатолий Шутиков тәкъдим итә» абонементы кысаларына кергән. 18 февральдә (шимбә, 18.00) Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестр Кара диңгез өстендә авиаһаләкәттә вафат булган А.В.Александров исемендәге легендар ансамбль истәлегенә концерт куя. Оркестрга кушылып әлеге ансамбль солистлары, бәхетсез сәфәргә очраклы рәвештә чыкмый калган Вадим Ананьев (тенор, Мәскәү ш.) һәм ансамбльнең икенче составы солисты Борис Дьяков (баритон, Мәскәү ш.) чыгыш ясый. 19 февральдә, көндез (якшәмбе, 11.00, 13.00) Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры балалар өчен өчен әзерләнгән «Музыкаль ассорти» абонементы кысаларында «Композитор һәм әкиятләр» программасын күрсәтә. Концертта балетлардан, опералардан, сюиталардан фрагментлар яңгырый. 19 февраль кичендә (якшәмбе, 17.00) – Александр Маклыгин җитәкчелегендәге фортепиано ансамбле концерты. «Импровиз – рояль», исеменә тәңгәл булып, фортепиано импровизацияләренең төрле жанр һәм стильләрен тәкъдим итәчәк.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев