Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябыла

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында «Яхин-гала» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябыла. Концертта Рөстәм Яхин әсәрләрен Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев (Уфа), Татарстанның атказанган артисты Тимур Абдикеев (Санкт-Петербург), Татьяна Закирова (Санкт-Петербург), Дамир Закиров (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), Айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан), «Болгар кызлары» ансамбле (Казан), «Kazan Vivo» кыллы квартеты (Казан), Казан музыка көллиятенең Татар хоры (җитәкчесе – Гүзәл Ахунова) башкара. Концертны Лилия Әхмәтҗанова һәм Ришат Әхмадуллин алып бара. Башлана – 18.30
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев