Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясендә "Олы юл әйтте..." дип аталган концерт узды

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл әйтте...” концертыннан бер генә теләк белән чыккан: “Ничек тә Рөстәм Нургалиевич белән Гөлсинә ханымга күрсәтергә иде”, дип уйлыйм, - диде ул концерт тәмамлангач, “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Мин ел саен ук булмаса да, “Татар җыры”н карап барам, “Үзгәреш җиле” дә бик ошады. Ә бүгенге концерт бөтенләй икенче төрле. Айдар Фәйзрахмановка рәхмәт! Үсәбез, алга барабыз!” Творческий вечер Камиля Сагдатшина Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән “Олы юл әйтте...” концерты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл” китабының презентациясе буларак әзерләнгән була һәм үткән ел ноябрь аенда тәкъдим ителә. Ул вакыт филармония фойесында китап сатылып, ДЦП диагнозы куелган 7 яшьлек бала өчен 37 000 сум акча җыеп хәйрия ярдәме дә күрсәтелә. Концерт из песен Айдара Файзрахманова "Олы юл әйтте..." Кичә тамашачы соравы буенча шушы концерт кабатланды һәм ул аншлаг белән узды. Шунысы да игътибарга лаек, беренче бүлекне генә карарга дип килгән тамашачы да азакка кадәр карап калды, антракттан соң кайтып китүче булмады. Концерт из песен Айдара Файзрахманова "Олы юл әйтте..." Концертны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияләде. Концерт из песен Айдара Файзрахманова "Олы юл әйтте..." Концерт из песен Айдара Файзрахманова "Олы юл әйтте..." Концерт из песен Айдара Файзрахманова "Олы юл әйтте..."

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев