Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт узды

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт узды. Концерт «МИРАС» ансамбле башкаруында Илһам Шакировның популяр җырларыннан тезмә белән башланып китте. Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Фердинанд Фәтхи, Резидә Галимова, Рөстәм Закиров; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, Филюс Каһиров, Бәширә Насыйрова, Роман Чуйнов, Айгөл Хәйри; җырчылар һәм музыкантлар Вадим Захаров, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Аршак Алтунян, Ильяс Камалов, Әлфия Мансурова башкаруында Илһам ага репертуарыннан татар эстрада сәнгатенең “Алтын фонд”ына кергән “Өммөгөлсем” , “Иске кара урман”, “Илкәем”, “Әйдә барыйк урманга”, “Ай, былбылым”, “Күн авылы көе“,”Үрләренне менгәч”, “Сарман”, “Йөр син безнең урамнарда”, “Һаман яратам“, “Идел буе каеннары” җырлары, татар композиторларының башка әсәрләре яңгырады. Г.Камал исемендәге Академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин татар шагыйрьләренең җырга багышланган шигырьләрен укыды. Концертның режиссеры һәм алып баручы - Зәмирә Рәҗәпова. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичәне турыдан-туры трансляцияләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев