Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясендә Гали Ильясовны искә алу концерты узды

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Гали Ильясовны искә алу концерты узды. “Синең өчен» дип аталган, Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие әзерләгән программада җырчының репертуарында булган һәм ул үзе язган “Оныттың бугай”, “Идел вальсы”, “Иң якты йолдыз” кебек халык күңелендә урын алган әсәрләр яңгырады. Концерт Татар филармониясенең «Бөек исемнәр» абонементы кысаларында узды, дип хәбәр итте филармониянең матбугат хезмәте.

Быел Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясовны тууына 80 ел тулды. Мәшһүр җырчы озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшләгән, гастрольләр белән элекке Советлар Союзының барлык шәһәрләрендә диярлек концертлар биргән, Монголия, Чехословакия, Венгрия, Германиядә, Африка илләрендә чыгыш ясаган. Гали ага Ильясов иҗатының зур өлешен композиторлык эшчәнлеге тәшкил итә. Ул безнең көннәрдә классик музыкаль әсәрләр дәрәҗәсендә кабул ителүче бихисап җырлар язып калдырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев