Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзаловага багышланган концерт узачак

15 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова хәбәр итә. “Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр, - ди Земфира Гыйльметдинова. Быелгысы җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте. Җырчы истәлегенә багышланган концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов; Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева; Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов; Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов; Асылъяр, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, Алисә Мамина, Илшат Гобәйдуллин; “Артур & Марат” дуэты; “Казан егетләре”, “АЙ-КАЙ” һәм “Болгар кызлары” төркемнәре катнаша. Концерт күренекле дәүләт эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең Әлфия Авзалова турындагы истәлекләре белән үрелеп барачак. Җыр кичәсенең режиссеры Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. Сценарий авторы – Илсөяр Шиһапова.
Татар информ
фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев