Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясендә Айдар Фәйзрахмановның "Олы юл әйтте..." концерты оештырыла

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 4 ноябрьдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Олы юл әйтте...» дип аталган концерт була. Анда «Олы юл» китабы да тәкъдим ителә.

Концертта Фердинанд Сәлахов һәм Ярамир, Филүс Каһиров, Гөлшат Шәрәпова, Илнар Ялалов, Рөстәм Насыйбуллин һ.б. җырчылар, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Ринат Халитов җитәкләгән «Татарика» халык уен кораллары оркестры да катнаша.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев