Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясе коллективы "2017 елга язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

Казандагы Г.Тукай исемен йөрткән Татар дәүләт филармониясе коллективы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган «2017 елга язылу бүләк ит» акциясендә катнашты.

Татар дәүләт филармониясенең 11 сәнгать әһеле, иҗади коллективларның җитәкчеләре һәм солистлары «Казан» журналына язылды. Язылучылар арасында – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, филармониянең һәм Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, филармониянең джаз-оркестры баш дирижеры Анатолий Василевский, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова, виолончельле, халыкара конкурслар лауреаты Ильяс Камалов бар.

Яраткан журналларына шулай ук Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Татарстанның атказанган артистлары Ольга Вайсбеккер, Лилия Аппакова, Ригина Вәлиева, Эдуард Нуруллин, шулай ук халыкара конкурслар лауреаты Андрей Фролов язылды.

Филармония коллективының язылу кампаниясе тере аккомпанемент белән барды. «"Казан" журналы – ул безнең электән яраткан хезмәттәшебез», – дип аңлатты Татар дәүләт филармониясенең матбугат сәркатибе Зимфира Гыйльметдинова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев