Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертлары уздыра

20 һәм 27 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективлары филармония паркында хәйрия концертлары уздыра. Бу хакта Г.Тукай исемендәге татар филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итә.
“20 июньдә 19 сәгатьтә – Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты булачак, – диде Зимфира Гыйльметдинова. – Концерт вакытында җыелган акча 14 яшьлек Александр Мозаффаров гаиләсенә тапшырылачак. Сашада ДЦП диагнозы. Казанның «Логос» реабилитация үзәгендә дәвалану узу өчен аңа 55500 сум акча кирәк.
Александр Музаффаров
27 июньдә 19 сәгатьтә – Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры концерты. Җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский. Концерт вакытында җыелган акча  7 яшьлек Әнисә Гарипова гаиләсенә тапшырылачак. Әнисәдә ДЦП диагнозы. Казанның «Добрые руки» реабилитация үзәгендә дәвалану узу өчен аңа 56100 сум акча кирәк".
Аниса Гарипова
Концертлар вакытында Халык уен кораллары дәүләт оркестры музыканты Татьяна Панфилова бәйләгән балалар башлыклары да сатылачак. Сатудан кергән акча, шулай ук, авыру балалар файдасына күчерелә. Сәхнә янына сәдака өчен махсус тартмалар куелачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев