Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт "Әкият" курчак театры республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга

13 - 17 март көннәрендә Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының татар труппасы Аманулланың “Мактанчык Әтәч” спектакле белән республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Гаcтрольләр Алексеевск Мәдәният йортында башлана, Чистай белән Түбән Камада дәвам итә һәм Чаллы шәһәрендә төгәлләнә. Музыкаль әкиятнең геройлары - Әтәч, Үрдәк, Тавык, Каз,Чеби, Каз бәбкәсе. Мактанчык әтәч һәм башка йорт кошлары «Оҗмах кошлары» ял йортында яшиләр. Комсыз Тилгән кош-кортларны кыерсыта, чебиләрне чүпләп кенә тора. Каз һәм Үрдәк чебиләрне коткарырга юлга чыгалар, ләкин явыз Тилгәнне бергә генә җиңәргә мөмкин. Араларанда булган ызгыш-талашларны, үпкәләрне онытып кош-кортлар барысы бергә Тилгәнгә каршы көрәш башлыйлар һәм җиңеп чыгалар. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильдус Зиннуров, рәссам – Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская, композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмас Имаев, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова, аранжировка - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев