Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт "Әкият" курчак театры һәм Сахалин курчак театры арасында беренче тапкыр алмаш гастрольләр узачак

Апрель аенда Татар дәүләт "Әкият” курчак театры һәм Сахалин курчак театры арасында алмаш гастрольләр үтәчәк, дип хәбәр итә “Әкият” курчак театрының матбугат хезмәте. Әлеге ике театр арасында гастрольләр беренче тапкыр оештырыла. 7, 8, 9 апрель көннәрендә “Әкият” курчак театры сәхнәсендә: Е.Намаконова шигырьләре буенча “Мы летели на диване...” һәм С.Козловның “Я Люблю Вас, Ромашка” спектакльләрен Сахалин артистлары тәкъдим итәчәк. 14, 15, 16 апрель көннәрендә исә, “Әкият” курчак театры артистлары Сахалин шәһәрендә “Өч кыз” (А.Хаиров) һәм “Идет Коза рогатая” (М.Протасова) спектакльләрен күрсәтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев