Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар бүген сугышчы түгел, димәк, ул...

Яшь политологыбыз Руслан Айсинның: “Йә син сугышчы, яисә – корбан. Бөтен дихотомия (бер-берсе белән кисешми торган ике халәт – авт.) шул”, – дигән сүзләре бар. Татар бүген сугышчы түгел, димәк, ул... Юк, язасы килми “корбан” сүзен. Күңелне яктыртып, хәтердә Айдар Хәлимнең данлыклы шигыре дә яңгырап ала: “Таш астыннан җандай чәчрәп чыгып, әйтү ләззәт икән: “Без исән! Без исән!” Ләкин... Бүгенге хәлләрдә, вәз­гы­ятькә аек карап, үз-үзебезне дөрес бәя­ләгәндә, соңгы җөмләгә “әлегә” кәли­мәсен дә өстәми хәл юк кебек. “Әлегә исән”. Хөкем карары булмаса да, шактый авыр һәм хәвефле сүзләр. Өлкән агайның “доходяга” төшенчәсенә якын. Чир критик ноктага җитеп, урын өстендә калу, тормау куркынычы янаганда, гадәттә хәлиткеч чаралар күрәләр.   Табиблар телендә ул интенсив терапия дип атала. Бездә ул кая? Дәва, сихәт эзләр, табар, кулланыр чакта без инде ничәнче тапкыр мөшкеллеккә чираттагы адымны атлыйбыз: инде менә Шартнамәне дә тарихка озаттык. Кем ничектер, ул киле­шүне аяк терәп якларга, сакларга тиеш затларда мин сызганылган җиңне дә, алдан ук башланырга тиеш “артпод­го­товка”ны да, үҗәтлек тә күрмәдем. Сылтау элекке – Мәскәү басымчаклый. Юаш­лыгың чыраеңа чыккач, баса инде ул. Мәскәү урынында Муходоево булса, ул да басар иде. Шовинизм, карагруһчылык, аңа каршылык юк икән, чәчәк атмый кая барсын. “Против лома нет приема” – потенциаль корбаннар сүзе. Алымнар, ысуллар эзлисе урында Конгрессның корылтае башланганчы ук, әлеге оешманы сәясәтләш­терергә кирәкми, дигән сүзләр ишетелеп торды. Ник кирәкми? Мәгълүм һәм тапталган “Син сәясәт белән шөгыль­лән­мәсәң, ул үзе килеп синең белән шө­гыль­ләнәчәк” дигән гыйбарә татарга кагылмыймы әллә? Ничек кенә кагыла әле. Безне Россиядәге эчке сәясәт якадан алып кына калмады, шул яка белән инде буып та маташа түгелме? Шул исәптән безнең дә ризалык белән. Әзһәр абый Шакиров интервьюла­ры­ның берсендә, татарның төп театрында уйнаучы яшь артистларга, аның саен, сәхнә артында үзара русча сөйләшмәскә кушуын, киңәш бирүен сөйләде. Театр – татарлыкның соңгы бастионы. Инде килеп менә анда да кризис, анда да “хасталар”. Татарның ахырзаманы нәкъ менә театр беткәч җитәчәк. Монысы – берен­чедән.   Икенчедән, сәхнә тикле сәхнәдә, русча уйлап, татарча сөйләүдә дә гаилә, гади халык гаеплеме? Гавамны бөтенләй гаепсез дип әйтеп булмыйдыр. Тик халыкта милли аң уянсын дип төн йокыларын качырмаган милли зыялыларыбыз, халыкны җанландырудан курыккан, телсезлекнең төп сәбәпләрен күрмәгән хакимият күбрәк гаепле түгелме икән? “Без булдырабыз!” гыйбарәсе дә, мил­ләт инкыйразга карап торганда дө­рес була алмый. Әлеге сүзләрне ике­йөзлелек димим, икътисадның да үз урыны, ул да кирәк. Тик теләсә нинди милләтнең бер үк вакытта киләчәге дә, Ахилл табаны, ягъни аның иң нечкә урыны да булган җиребез – милли мәга­ри­фебезне туздырып ташларга юл куйганбыз икән, ул нинди булдыру да, нинди булдыклылык? БДИ русча бирелеп кил­гәндә татарның милли мәгарифе бар дип сөйләнү, миңа калса, үз күзебезгә үзебез үк җибәргән төтен. Мәркәз калабызда Милли университетыбыз гөрләп торса, милли мәктәпләрдә, элекке чорлардагы кебек, рус теленнән башка барча фәннәр тоташ татарча укытылса, түрәләр ипи­лек-тозлык кына булса да Тукай телен белсә, әйе, басымга бирешмәдек, сүзе­безне сүз иттек, “без булдырабыз”, дип күкрәк кага алыр идек. Ә болай?.. Сүз бит һич кенә дә көчлене җиңү турында түгел. Теләгәндә, аны синең белән гелдән-гел булышып тормаслык итү җаен табып булмый, ул – юк, дип кем әйтә ала? Бер генә шарт: Айсин әйт­кәнчә, корбан сурәтендә калмас өчен, син рухың белән сугышчы булырга ти­ешсең. Вакыт-вакыт контрһөҗүмгә дә күчкәли, сыртны да кабартып ала, тырнакларны да күрсәткәли торган. Без күп, таптап ташлый алмаячаклар. Бу – исән­ле­ге­безнең бердәнбер формуласы.   Конформизм, ягъни җайлашу, толерантлык дип атаган мескенлек белән яшәп карадык инде. Нәтиҗәсен кү­рәбез. Бүген – йә фидакарьлек, нәти­җәле көрәш, йә инкыйраз упкынына чуму. Өченче юл юк... Декабристлар “Халык өчен, тик халыктан башка” дип кө­рәшкә чыккан. Башлыкларыбызга мин “Милләт өчен һәм милләт белән бер­гә!” дигән шигарь тәкъдим итәр идем. Халыкны билгеле бер дәрәҗәдә сә­ясәт­ләштерүдән курыкмаганда, аңа таянганда гына корбанлыктан котылып була. Кем беләндер сугышып йөрисе түгел. Бар хикмәт татарның бүгенгедән үзгә холык-фигыль, менталитет, аңлы­лык белән алдыруында.  
Наил Шәрифуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев