Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар Борнае мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысын Мәскәүгә Президент чыршысына чакырганнар

Татар Борнае мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Илдар Минсәгыйров Мәскәүгә Президент чыршысына чакыру алган, дип хәбәр итә район яңалыгын “Әлки хәбәрләре” газетасы. Үсмер былтыр яшьләр һәм балаларның “Кеше.Җир.Галәм” дигән фәнни-тикшеренү проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашкан иде. Илдар башта конкурсның республика этабында беренче урынны алган һәм конкурсның Мәскәүдә узачак өлешенә чакырылган. Укучыбызның тирә-як мохитне саклауга багышланган эше анда икенче урынга лаек дип табылган. Менә шул уңышлары өчен Илдарны 26 декабрьдә булачак Президент Чыршысына чакырганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев