Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар блогерлары Татарстан буенча турга чыга

12 августтан башлап  татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов белән Илназ Габидуллин республика буенча блог турга чыга. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Блогерлар социаль челтәрләр һәм татар телле контент белән популярлык казану ысуллары турында сөйләячәк. Инстаблогерлар белән очрашу темасының берсе заманча татарларга, аларның тормышына һәм традицияләренә, заманча мәдәнияткә һәм миллилеккә багышланган #БикЯхшы бәйгесе булачак. Беренче лекторий 12 августта Түбән Каманың “Ковер” яшьләр үзәгендә узачак. Очрашуларда Ринат Галиәхмәтов (Tatar__malay) белән Илназ Габидуллин (Кызык-мызык) социаль челтәрләдә үз аккаунтларын популярлаштыру тәҗрибәсе, тискәре сүзләргә каршы көрәш, комментарийларда “троллинг”лар һәм аудиторияне җәлеп итү ысуллары белән уртаклашачак. 14 августта блогерлар Әлмәттә, 15 августта Чистайда, 16 августта Лаешта, 17 августта Кукмарада, 18 августта Арчада, 19 августта Мамадышта, 20 августта Чаллыда булачак. Лекторийлар датасы һәм урыны турында төгәлрәк мәгълүматны блогерларның битләреннән белергә була. #БикЯхшы фото һәм видеоэшләр бәйгесе 6 августтан 22 августка кадәр узачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Оештыручылар август ахырында нәтиҗә ясаячак һәм #Минтатар, #Матуртатар, #Туганяк номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләячәк. Бәйгенең төп бүләкләре – эксклюзив автор дизайны белән тегелгән тышлыклы айфоннар, диелгән әлеге хәбәрдә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев