Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар-башкорт музыкасы заманча стильдә булган очракта, ул яшьләрдә телне саклап калырга мөмкинлек бирә

Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юлъякшин “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде. “Радик, рәхмәт сиңа, мин үземнең улымны-кызымны татар, башкорт теленә өйрәтә алмый идем, синең җырларны тыңлап, кызыксына башладылар. Телне өйрәнә башладылар, нәрсә дип әйтте, нәрсә дип җырлады”, - дип, әниләр концертта килеп әйтәләр. Эшебез бушка булмагач, шулхәтле рәхәт. Бу - безнең проектта иң мөһиме”, - диде Радик Юлъякшин. Интервью певца Радик Юльякшин ( Элвин Грей ) Җырчы әйтүенчә, аның концертларына 3 яшьтән 80 яшькә кадәрге тамашачылар килә. “Минем уйлавымча, безгә заманча проектлар бик кирәк, телдән оялмасыннар. Нишләп безнең телдә бөтен урамга яңгыратып җырлар куймыйлар? Минемчә, яшьләр ояла. Телдән түгел, стильдән. Ә без шундый стильдә эшлибез - җырларның рус эстрадасыннан аермасы булмасын. Мәсәлән, русча җыр тыңлаганнан соң, татарчаны куйгач, аңламый да калсыннар, европача музыка дип тыңласыннар”, - диде ул. Интервью певца Радик Юльякшин ( Элвин Грей ) Радик Юлъякшин фикеренчә, татар, башкорт җырын чит илләрдә дә тыңларлык стильдә башкарырга кирәк. “Популяр хитларны бөтен кеше белә, ә телне беркем дә белми. Безнең телдәге җырларны да чит илләрдә дә тыңлый алалар. Иң мөһиме - музыка сыйфатлы булырга тиеш”, - дип белдерде ул. Интервью певца Радик Юльякшин ( Элвин Грей )
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев