Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар башкаласы" - Урмай авылы мәктәбенең 150 еллыгын билгеләп үттеләр

Халык арасында Чуашстанның татар башкаласы дип йөртелә торган Урмай авылында җирле мәктәпнең 150 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Юбилей тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Чуашстаннан хезмәттәше Юрий Попов катнашты дип хәбәр итә Татарстан парламенты матбугат хезмәте.

Ике күрше республика спикерларының Урмай авылына визиты мәчетләрне караудан башланды. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Юрий Попов реставрация эшләре бара торган "Кәүсәр" һәм "Кара пулат" мәчетләрендә булдылар.

"Бөтен ил буенча милли мәктәпләр ябылган катлаулы чорда дини биналарда һәм мәчетләрдә безнең халык телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклый алган. Татарстаннан читтә, Чуашстан Республикасында татар авыллары тулы кыйммәтле мәдәни һәм рухи үсеш өчен шундый мөмкинлеккә ия булулары куандыра", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Урмай урта мәктәбендә 364 бала туган телләрендә белем һәм тәрбия ала, 39 укытучы эшли, авыл мәктәбен тәмамлаучыларның 70 проценты вузларга укырга керә. Чуашстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Юрий Попов укучыларның чуаш телендә чиста сөйләшүләрен соклануын белдерде.

"Һәр авылда, районда, хәтта шәһәрдә дә мондый бай тарихлы мәктәп юк. Татар авылы мәктәбенең 150 еллыгы - бетенроссия күләмендәге вакыйга, шуңа күрә бу бәйрәмне игътибарсыз калдыра алмадык. Дәресләрдә булганнан соң ныклы белем һәм тәрбия бирүләренә инандык. Татар балалары туган телләреннән тыш, чуаш һәм рус телләрен дә яхшы беләләр, чит телләрне өйрәнәләр, халык традицияләренә багышланган чараларда актив катнашалар, мәктәп зур тормышка әзерлек үткән кешеләр әзерли", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Чуашстан Республикасы җитәкчелегенә татар мәктәпләрендә милли белем бирүне үстерү өчен шартлар булдырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм башка халыкларның мәдәнияте һәм теленә сакчыл мөнәсәбәт безнең ил өчен зур байлык булып тора дип өстәде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев