Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар балалар телеканалы концепциясен әзерләү өчен эшче төркем төзелде

11 гыйнвар Казан Кремлендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм эшләтү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышында педагогик вузларда милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү, мәктәпкәчә белем бирү һәм интернет челтәрендә татар сегментын үстерү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Аерым алганда, татар телендә яңа балалар телеканалын булдыру тәкъдиме каралды, диелә хәбәрдә. Экспертлар фикеренчә, республикада яшь тамашачылар өчен сыйфатлы телевизион продукт кирәк. Биредә күңел ачу тапшырулары белән беррәттән өйрәтү функцияле телетапшырулар булдыру да күздә тотыла. Татар телендәге яңа балалар телеканалы концепциясен эшләү өчен эшче төркем төзелде. Хәзер төркем алдында яңа телеканалга исем уйлау һәм 0+ категориясе өчен иң яхшы телетапшырулар проектына бәйге оештыру бурычы тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев