Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар авылы турында бар белгәнем – әнием һәм әбием сөйләгәннәрдән" - Гүзәл Яхина

“Әтием ягыннан безнең нәселгә Гайсә хаҗи Мусин нигез салган. Ул 1804 елда Казанда туган. Чыннан да, Хаҗда булган. Бездә аның кечкенә генә фоторәсеме дә бар”, диде Казан язучысы, “Зөләйха күзләрен ача” китабы авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Яхина “Татар-информ”га интервью биргәндә. “Әниемдә ныклы авыл тамырлары - Байлар Сабасыннан. Крестьяннар. Татар авылы турында бар белгәнем – әнием һәм әбием сөйләгәннәрдән. Әтием Казан татарлары нәселеннән. Әти ягын 1804 елга кадәр барлый алдык. Шулай итеп, үз шәҗәрәбезне XIX гасыр башына кадәр беләбез”, диде ул. Гүзәл зур ватманга шәҗәрә агачы ясап куюы турында да сөйләде: “Анда ирем линиясе дә бар – ул рус кешесе, Санкт-Петербургтан. Аның ягыннан да кызыклы шәхесләр күп. Белоруссиядән дә, Байкалдан да... Шәҗәрәне фоторәсемнәр белән баетып, даталар куеп ясадык. Гаҗәеп хис: зур стенадан сиңа бик күп йөзләр карап тора. Алар барысы да төрле һәм алар барысы да синең балаңа килеп тоташа”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев