Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар авылы – гадәти авыл гына түгел, ул милләтнең рухи чыганагы!" - Разил Вәлиев

“Шәһәрләрдән туйгач, тормышлар җайлангач, кайчан да булса кешеләр барыбер яңадан авылларга яшәргә кайтачак. Югалган авыллар яңадан торгызылырга мөмкин, аларның урыннарын тамагалап куярга кирәк ”, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев югалган авыллар мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәл”дә. Галимнәр, төбәкчеләр, язучылар һәм журналистлар катнашында, әлеге мөһим теманы “Безнең мирас” журналы редакциясе күтәрде. Журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон искәрткәнчә, Татарстанда төрле чорларда, төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан авылларның тарихын барлау белән беррәттән, бүгенге көндә юкка чыгу янаган авыллар мәсьәләсе дә игътибарны таләп итә. Мәсәлән, статистиканы өйрәнгән галимнәр Татарстанда 300гә якын авылның бетүгә баруын әйтә, ә соңгы 90-100 елда юкка чыккан авыллар саны исә 1300-1400гә җитә. “Авылларның акрынлап юкка чыга баруы ил күләмендә күзәтелгән кискен мәcьәлә. Без бу проблеманы депутатлар белән комитет утырышында инде ике тапкыр тикшердек. Татарстанда авылларны комплекслы үстерү программасы кабул итәргә кирәклеген аңлаттык. Авылларны саклар өчен мәктәп, клуб, медпункт, кибет кирәк диләр, ләкин әгәр төзек юллар, эш юк икән, халыкны анда мәҗбүри калдырып булмый. Яшьләр авылда төпләнмәсә, балалар тумаса, мәктәпләрнең дә, клубларның да кирәге калмый”, - дип фикерләре белән уртаклашты Разил Вәлиев “түгәрәк өстәл”дә. Ул галимнәрне, милли җәмәгатьчелекне бу мәсьәләдә активлык күрсәтергә өндәде. Шәхсән аның үзенә әдип буларак та югалган авыл, юкка чыккан нигез темасы чит-ят түгел. “Түбән Кама сусаклагычы төзелгәндә күпме авыллар су астында калды. Минем ул фаҗигага дучар булган кешеләр белән аралашканым булды. Элеккеге авылдашларның ел саен очрашып, кайчандыр Сабан туе уздырылган урында көймәләргә утырып йөзеп, җырлап, күңел ачкан, шулай сагынуларын баскан хәлләр турында беләм. Болар хакында әсәрләремдә дә яздым”, - ди Разил Вәлиев. “Татарларга авылны саклау аеруча мөһим. Татар авылы – гадәти авыл гына түгел, ул милләтнең рухи чыганагы. Казан ханлыгы алынганнан соң шәһәр халкы авылларга күченә, шәһәр һәм авыл мәдәнияте кушыла. Шуңа күрә дә татар авыллары һәрвакыт мәгърифәтле булган, авылларыбыз милләткә никадәр олы шәхесләр тәрбияләп биргән”, - дип Разил Вәлиев, бәлки, киләчәктә югалган авылларны яңадан торгызу мөмкинлеге туачагын да инкарь итми. “Кешеләр кайчан да булса, зур шәһәрләрдән туячак. Әйтик, бүген бигрәк тә Европа илләрендә, Америкада  зыялы даирәләр авыл җирлегенә яшәргә күченә. Бездә дә халык хәлгә кергәч, яхшы юллар пәйда булгач, яңадан авылларга йөз тотачак. Шуңа күрә, элеккеге авыл урыннарын табып, анда тарихын бәян итүче тамгалар куярга кирәк. Халык бит авылга нигез салганда, аның урынын белеп сайлаган, чишмәсенә, елгасына, яшәү өчен башка уңай шартларга караган”, - ди Разил Вәлиев. Шулай ук ул юкка чыккан авылларның зиратларын тәртипкә китерү таләп ителүен әйтте. “Борынгы зиратлардагы һәр кабер ташы җирле үзидарәләрдә исәптә торырга тиеш”, дип ассызыклады ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев