"Татар авыллары юкка чыгуның дүрт сәбәбе бар" - Рафаэль Шәйдуллин

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедияне өйрәнү үзәге җитәкчесе Рафаэль Шәйдуллин шундый фикердә. Галим “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, авыллар югалуның иң беренче сәбәбе — ул күмәкләштерү һәм күмәк хуҗалыкларны эреләндерү. “Күмәкләштерү вакытында бик күп авыллар, аеруча рус авыллары, бистәләр юкка чыккан. Аларда якынча 50-100 кеше яшәгән. Икенче этап перспективасыз авыллар белән көрәшү вакытында башланды. Бу Никита Хрущев җитәкчелек иткән чорга туры килә. Анда мәктәпләр, клублар бетерелде. Бу процесс хәзер дә акрын гына дәвам итә. Татарстанда хәзер 200 гә якын авыл юкка чыгу дәрәҗәсендә, аларда 10-15-20 генә кеше яши. 2002 елда республиканың 36 авылында кеше яшәмәгән булса, 2010 елда бу сан 49 га җиткән. 8 елда 13 авыл юкка чыккан дигән сүз”- дип мәгълүмат белән бүлеште Р.Шәйдуллин. Тагын бер сәбәп дип ул Куйбышев су саклагычын һәм Түбән Кама су саклагычын төзегәндә авылларның су астында калуын атады. Р.Шәйдуллин торак пунктларның кайберләрендә меңләп кеше яшәвен дә билгеләп үтте. Татарстандагы авылларның юкка чыгуына бәйле рәвештә, фәннәр академиясенең энциклопедияне өйрәнү үзәге “Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары” дигән белешмә басма әзерләгән. Аны киң җәмәгатьчелеккә бүген тәкъдим иттеләр. “Әлеге басмада 1900 дән артык авыл турында мәгълүмат бар. Әлбәттә, монда барлык авыллар да кермәгән, югалган авыллар күбрәк. Авыллар хакында без әдәби китаплар, административ бүленеш китапларын өйрәнеп, мәгълүматларны берәмтекләп “чүпләп” яздык. Китап тулысынча гыйнвар-февраль айларында 1 мең данә булып чыгачак”, - диде Р.Шәйдуллин. Сүз уңаеннан, Азнакайда моңа кадәр әлеге басмага охшаш китап басылган булган. ә “Хәтер түрендәге авыллар” дип аталган ул китапка 38 авыл хакында мәгълүмат бирелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: