Татар ашлары рецептлары тупланган яңа китап дөнья күрде

"Хәтирә. Татар бәхете рецептлары" дип исемләнгән басма "Юлбасма" нәшрияте тарафыннан чыгарылган. Бу хакта нәшриятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Хәтирә. Татар бәхете рецептлары"ның авторы - Алинә Садриева. Ул үзенең Хәтирә әбисе пешерә торган ризыкларның рецептларын, аның хәтирәләрен туплаган. Шулай ук басмада ризыклар хакында кызыклы мәгълүматлар да урнаштырылган. Алары хакында Динә Хәбиб язган.
Китап рус һәм инглиз телләрендә бастырылган. "Юлбасма"ның социаль челтәрдәге сәхифәсендәге сорауларга караганда, "Хәтирә. Татар бәхете рецептлары"н чит илләрдә яшәүче милләттәшләр үз итеп өлгергән. Китапның татар телендәге варианты бер айдан әзер булыр дип көтелә.

Лилия Локманова, Татар-информ
Фото: instagram.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: