Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар альтернатив җырчыларының концертыннан фоторепортаж һәм видео - интертат.ру

“Yummy muziс” ирекле музыка лейблы үзенең биш еллык туган көнен Казанда бәйрәм итте.
  Juna төркеме кызлары Тукай телендә сөйләшмәсәләр дә, Тукайны җырладылар. Аннары – Луиза Янсуарны.     “Инстаграм”га.     “Yummy muziс”ның “баш мие” Ильяс Гафаров “Үзгәреш җиле” тарихына “кызыл ботинкалы” рэпер булып кереп калды.     “Чикләвек” төркеме һәм аның “төше” Зәринә Вилданова.     Бер бүлмәдә шушы кадәр халык күргәнегез бар идеме?     Оскар теләсә кайсы татар сүзен һәм татарлар куллана торган сүзне җырга салырга сәләтле.     Рәдиф Кашапов “Без булдырабыз!” дип җырлады һәм шулай уйлый да!     Вәгъдә итеп тә Мубай килмәгәч, Рәдифкә күбрәк тә җырларга туры килде. Шулай да тырышты.     Күптөрле Илгиз Шәйхразиевның тагын бер “йөзе”.     Альтернативщикларның өр-яңа музыкаль төркеменең исеме моң сүзендә кулланылган Ң хәрефенә хөрмәт йөзеннән “The ң ң” дип атала. Әйтеп карагыз – “The ң ң”.  

Рузилә МӨХӘММӘТОВА. Илнар ТӨХВӘТОВ фотолары

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев