Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар активистлары, Татарстан Дәүләт Советы бинасы каршына җыелып, туган телне яклау акциясе уздырды (ВИДЕО)

Бүген татар активистлары, Татарстан Дәүләт Советы бинасы каршына җыелып, туган телне яклау акциясе уздырды - "Туган тел" җырын башкарды. Акциягә депутат, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та кушылды. Исегезгә төшерәбез, бүген Дәүләт Советының чираттагы, 33нче утырышы уза. Депутатларны "Әлифба" белән каршы алып һәм "Туган тел" җырын башкарып, активистлар аларны татар телен дәүләт теле буларак сакларга өнди. Активистлар арасында татар журналистлары, татар радиолары алып баручылары, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, КФУның татаристика бүлеге, журналистика факультеты студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, блогерлар - барлыгы 50ләп кеше бар иде. Билгеле шәхесләрдән акциядә "Болгар" радиосы журналистлары Дилбәр Фәиз, Фаил Гыймадов, Айнур Әхмәтов, Чулпан Галиәхмәтова, шулай ук Радик Сабиров, Гөлназ Бәдретдин, Рөстәм Исхакый, Гөлинә Гыймадова, Эльвира Фатыйхова, Искәндәр Сираҗи, Римма Бикмөхәммәтова, Райнур Шакир, Гөлназ Сәфәрова, җырчы Илүсә Хуҗина, шагыйрьләр Сания Әхмәтҗанова, Рәмис Аймәт кушылганнар. Депутатлар күренүгә, активистлар Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкарды. Акция тәмамланып килгәндә, активистлар янына бер депутат  - "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов килде һәм кушылып җырлады.        
Алсу Исмәгыйлева, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев