Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТАССР оешуда татар яшьләренең роле зур булган

Яшьләр милли-мәдәни автономия белән генә чикләнмичә, татар һәм мөселман халыкларына үзләренең җирле автоном республикалары кирәк, дип санаган. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов шундый фикердә. 1917 елның 20 ноябрендә Милләт мәҗлесе үткәрелә. Аның рәисе итеп Садри Максуди (1878-1957) сайлана. Чарада татар халкының күп кенә атаклы шәхесләре катнаша. 1917 елның башыннан алып бу вакыйгаларда зур рольне татар яшьләре уйный башлый. Мисалга, Ильяс Алкин (1895-1937), Галимҗан Шәрәф (1896-1950). Алар җирле автономияне булдыруда зур көч куйган шәхесләр. Тарихчы сүзләренчә, өлкән буын — Садри Максуди, Гаяз Исхакый (1878-1954) татар халкы җирле автономияне булдырырга сәяси көче юк, дигән фикердә булган һәм татарлар өчен, беренче чиратта, милли-мәдәни автономия кирәк, ди. “Милли мәҗлеснең беренче утырышыларыннан ук сүз татарларның үз хакимият органнарын булдыру хакында бара. Дини нәзарият, финанс нәзарияте, милли хәзинә, ягъни казна һәм мәгариф органы барлыкка килә. Шулай ук, 1917 елда, Казан, Уфа губерналарында бик күп мөселман комитетлары булдырыла. Һәр өяздә, һәр шәһәрчектә мөселман комитетлары була. Әлеге комитетлар, үз чиратында, дәүләтчелекнең нигез ташы санала”, - ди Айрат Фәйзрахманов. Милли мәҗлеснең беренче көннәреннән үк Идел-Урал штаты хакында сүз алып барыла башлый. Штат – инглиз сүзенең калькасы, ягъни дәүләт дигәнне аңлата. Әмма Америкадагы штатларга охшаган дәүләти оешма хакында сүз бармый. Комиссия барлыкка килә, аның башында Галимҗан Шәрәф тора. Ул Идел-Урал штатының 5 төрле проектын булдыра һәм штатның төрле чикләрен билгели. Өлкән буын кешеләре өчен бу яшьләрнең бик нык күтәрелеше була. Проектлар фәнни яктан да, статистик яктан да тирән эшкәртелгәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Галимҗан Шәрәфка ул чакта 21 яшь, Ильяс Алкинга 22 яшь кенә, икәнен дә искәртте тарихчы А.Фәйзрахманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев