Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ташкентта татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйны искә алганнар

Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый һәр татарның күңелендә

Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге җиткерүенчә, Ташкентта татарның бөек улы Гаяз Исхакый истәлегенә  искә алу кичәсе булган. Биредәге татар милли-мәдәни агарту үзәге тарафыннан оештырылган чара Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында  эшләп килүче  милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дуслык элемтәләрен  ныгыту комитетының актлар залында узган. Кичәдә  Гаяз Исхакыйның май аенда  98 яшен билгеләп үтәргә җыенучы туганнан туган сеңлесе Сөембикә ханым Шәрипова да катнашкан. Бу көнне  рәсми вәкилләр, иҗат интеллигенциясе, яшь буын вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары  бер мәйданга җыелган. Гаяз Исхакый фикерләре яңгыраган. Заманында  минем үземә Сөембикә ханым белән аралашырга насыйп булды.  Ул үзенең истәлекләрендә Гаяз Исхакый каберенә барып үксеп җылавын, дәвамчыларының Америкада яшәүләрен, Гаяз Исхакый исемен яшәтүчеләргә рәхмәтле булуын җиткергән иде. Сөембикә ханым Үзбәкстан Республикасының танылган табибәсе. Бүгенге көндә  яшь буынга Гаяз Исхакый иҗатын түкми-чәчми тапшырып калдыру уе белән  яши бирә.  

                                            Флюра Абдуллина


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев