Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тарсус шәһәре белән дуслык турында килешү төзелүгә 20 ел булу уңаеннан Азнакай делегациясе Төркиягә барган

Бу хакта "Маяк" газетасы яза.

"Шушы дәвер эчендә Төркиянең Тарсусы белән Азнакай арасында эзләр суынмады. Сәясәтнең, икътисадның ачырак итеп исеп киткән җилләре дә өзә алмады бу дуслыкны. Төрекләр әле безгә килде, әле безнең делегация барды..." - дип яза журналист Лиза Нурлыева.

Чираттагы чакыру ике арадагы дуслыкның 20 еллыгы уңаеннан алынган. Делегация составында кунакта булып кайткан шәһәр Советы депутаты Рөстәм Дәүләтшин сәяхәт тәэсирләре белән уртаклашты.

"Безне очкычыбыз илтеп җиткергән Адана шәһәрендә бик яхшы каршы алдылар. Икенче көнне әлеге каланың һәм Тарсус шәһәренең хакимият җитәкчелеге белән очраштык. Тантана бик матур үтте, бүләкләр, сувенирлар бирештек. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин ике арадагы кардәшлек җепләренең алга таба да нык булуын, мәдәни, икътисади багланышларның саклануын теләде. Тарсус мэры Шәүкәт Җан да бу теләкләрне хуплавын белдерде.

Шушы еллар эчендә булган вакыйгалар, очрашуларның истәлекләре яңарды. Тарсустагы 3 капкасына да әллә кайдан ук күренеп торырлык итеп “Азнакай – Тарсус дуслыгы” дип язылган шушы кардәшлек хөрмәтенә ачылган паркны хозур кылып йөрдек. Бөтен җире чиста, тәртиптә. Пальмаларның аскы өлеше акланган, тигез рәт булып үсеп утыралар. Әфлисун, лимон, хөрмә, чикләвек агачларыннан торган муниципалитет бакчасы да хәйран калмалы.

Андагы бүгенге көнгәчә сакланып килгән борынгы өстәл, ваза, сыннарны күреп сокландык.

Мәрсин өлкәсендәге сөт эшкәртү заводы Төркиядәге иң эреләрнең берсе. Биредәге чисталык, заманча җиһаз, технологияләрне күреп ак көнләшү белән көнләштек. Авыл хуҗалыгы җитештергән продукцияләр, тармакта кулланыла торган техника, җайланмалар күргәзмәсе бай ассортименты белән шаккатырды. Күргәзмәгә Төркиянең төрле почмакларыннан, күрше илләрдән 192 мең чамасы халык, министрлыклар вәкилләре җыелган иде. Шушы олы аудитория алдында беренчеләрдән булып чыгыш ясаган Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин төрек кардәшләр ирешкән казанышларга соклануын белдерде, уңышлары белән котлады.

Андагы бай материалларны карап кына бетермәле дә түгел. 1541 елда төзелгән Улу җәмигъ мәчете үзе генә ни тора! Россиялеләр бик яратып караган “Великолепный век” фильмының Сөләйман солтан белән бәйле кайбер эпизодлары да биредә төшерелгән икән, тарихи чыганакларда аның яшәгән чорында да шушы мәчеткә йөргәнлеге әйтелә.

Ярты ел чамасы элегрәк тарсуслылар бик борынгы мәгарәне туристлар өчен ача. Аның гаҗәеп матурлыгын барып күрергә кирәк, болай гына тасвирлап та булмый.

Менә шулай тагын да чәчәк атып, үсеп, яшәреп ята Тарсус шәһәре. Анда яшәүче төрки кардәшләребез Азнакай халкына кайнар сәламнәрен юллады. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әйткәнчә, бу дуслык, туганлык киләчәктә дә дәвам итсен!"

Декабрь аенда төрекләрнең Азнакайга килүе көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев