"Тарихыбызны өйрәнү генә җитми, аны халыкка ирештерергә кирәк" - КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов

“Татарстан һәм Идел-Урал буе халыкларының тарихы һәм мәдәнияте проблемалары” дип аталган Х Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи һәм туган якны өйрәнү конференциясендә Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов тарихыбызны өйрәнү генә җитми, аны халыкка ирештерергә кирәк дип белдерде. “Татарстан һәм Идел-Урал буе халыкларының тарихы һәм мәдәнияте проблемалары” дип аталган Х Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи һәм туган якны өйрәнү конференциясенең төп темасы: "Татарстанның һәм Идел-Урал буе төбәгенең уку йортлары һәм фәнни үзәкләре тарихы" иде. Конференциянең максаты – галимнәрне һәм югары уку йорты студентларын татар халкының һәм башка Идел-Урал буе халыклары мәдәниятләренең тарихын өйрәнү омтылышында берләштерү, яшь буында милләтпәрвәрлек һәм әхлак тәрбияләү. Бу уңайдан Хатыйп Миңнегулов соңгы вакытта татар халкының тарихы, рухи мирасы, башка кавемнәр белән бәйләнешен яктырткан саллы хезмәтләрнең чыгуына басым ясады. “Татар тарихы”ның җиде томлыгы - Россия һәм чит ил галимнәре хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Бу зур казаныш. Шулай ук Илнур Миргалиев һәм башкалар әзерләгән “Көнбатыш Урал буе татарларның тарихы” китабы билгеле бер резонанс тудырды. Монда Урал буенда яшәгән халыкларга, шул исәптән татарларга да урын бирелгән. Безнең башкорт дусларыбыз еш кына территориаль принциптан чыгып, шуннан чыккан чыккан һәркемне башкорт итеп кенә күрсәтә. Ә бу китаптан андагы татарларның һич кенә диаспора түгел, ә монда борынгыдан яшәгән халык икәне аңлашыла”, - диде Хатыйп Миңнегулов. Аның фикеренчә, тарихи ачышларны гамәлгә кертү, аны гавамгә җиткерү генә тиешенчә түгел. “Мин мәктәпләргә еш чыгам, сорашып карыйм. Тарихны юньләп белмиләр. Бу хезмәтләрне, тарихны халыкка җиткерергә кирәк. Бу вазыйфа укытучылар җилкәсенә төшә”, - диде Хатип Миңнегулов. Шул уңайдан, бу конференциягә галимнәр һәм укытучылар белән бергә укучыларның да катнашуы бигрәк тә күңелле, диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: