Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тарихта җуелмас эзе бар... (ФОТО)

2017 нче елның 5нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында, танылган тарихчы галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» дип аталган яңа китапларын тәкъдир итү чарасы булып узды. Альта Хаҗи кызы XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы татар тарихының мөһим вә катлаулы сәхифәләрен яктырткан галимә буларак киң җәмәгатчелеккә яхшы таныш. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый. Ул 1967–2010 елларда Казан университетында укытучы, доцент була. 1971 елда «Борьба за женское образование у татар (90-е годы XIX века  – 1917 год)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы. «Лишь тебе, народ, служенье» китабы өчен Альта Хаҗи кызына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиясе бирелә. Галимәнең 2016 һәм 2017 елларда «Яз» нәшриятында басылган «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» китапларында Татарстан Республикасы Менделеев районына кергән Бәзәкә авылы тарихы тасвирлана. Туган төбәк, аның кешеләренә игътибарлы караш һәм олы ихтирам белән сугарылган бу басмалар дистәләгән еллар дәвамында архивлардан бөртекләп эзләп тапкан язма чыганаклар, истәлекләр һәм фоторәсемнәргә нигезләнеп язылган. Автор туган авылы тарихын XVI гасырдан алып хәзерге чоргача тасвирлау аша шул дәвердә кичергән гомум халкыбыз язмышын чагылдыра. Китапларны тәкъдир итү кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, галимәнең элекке хезмәттәшләре – Казан федераль университетның Тарихи белем һәм бөтендөнья мәдәни мирас институты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, язучылар, туганнары катнашты. Алар Альта Хаҗи кызының гыйльми эшчәнлегенә югары бәя бирделәр һәм юбилее белән котладылар. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан китапханәнең Зур уку залында «Тарихта җуелмас эзе бар: галимә Альта Мәхмүтовага 80 яшь» һәм «Тарихчы Альта Мәхмүтованың фәнни хезмәтләре» дигән күргәзмәләр дә оештырылган иде. [gallery link="file" columns="1" size="large" ids="34484,34485,34486,34487,34488,34489,34490"]
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев