Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тарихны санга сугабызмы?

Юкка чыккан тарихи мирас белән милләтнең йөзе дә җуела бара. Россия мәдәният министры Владимир Мединский әнә шулай диде.Тарихи-мәдәни мираска багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә милли кыйм­мәтләр турында фикерләр, го­мумән, шактый булды. Әл­бәттә инде, бу хакта сүз очраклы гына куертылмады. Бак­саң, бөтен өлкәдә беренче булырга омтылган Россия ЮНЕСКО исемлегендә тугызынчы урында гына тора икән. Бу Рос­сиядә тарихка илтифат шулкадәр генә ди­гән сүзме? Хәлне ничек үз­гәр­теп була? Мирасчылар әнә шул хакта сөйләште. “Бөтендөнья тарихи-мә­дәни мирас исемлегенә Рос­сия­нең 29 объекты кер­телгән. Әлеге исемлектә без тугызынчы урында торабыз. Ә бит беренчелеккә чыга алабыз, тарихи урыннарыбыз шактый, – диде Мединский, – Мә­сәлән, Италиядә мондый объектлар ике тапкыр күбрәк. Без дә үзебезгә бу юнәлештә активрак эшләү бурычы куйдык һәм Татар­стан­ның эш­чәнлеге бә­рабәренә сизелерлек ыргылыш ясадык. Соңгы елларда исемлек­кә кергән объект­ларның икесе Татарстаннан. Әле тагын 5-6 номинация әзерләнә, эш бара”. Россия мәдәният министры ЮНЕСКО саклавына алын­ган 29 объектның 18е мәдәни, калганы табигый булуын да искәртте. Ул шулай ук күп кенә биналарны совет иле таркалгач югалтуыбызны искәртте. “Алар ул вакытка ук аз калган иде инде, чөн­ки без бу эшкә бик соң тотындык”, – дип аңлатты министр. Нәкъ менә шуңа тарихка илтифатлы төбәкләргә мөм­кин кадәр ярдәм күр­сә­телә һәм киңәшмә урыны итеп тә Казан очраклы сайланмаган икән. “Татар­стан­ның объектларны исем­леккә кертү өчен әзерләү, доку­мент­лаштыру, презен­та­ция­ләү буенча тәҗ­рибәсе зур. Без сезнең шушы тәҗ­рибәгез белән бү­ле­шүегезне теләр идек“, – ди Россия министры. Бүген төбәкләргә дә, үзәк­кә дә безнең тәҗрибә бик кирәк. Чөнки Россиядән әле­ге исемлек өчен тагын биш-алты объект әзерләнә, аларны дөньяга йөзгә кызыллык китермәслек итеп чыгарырга кирәк. Шул ук вакытта Татар­станның тарихны торгызу эшенә битарафрак булган тө­бәкләрне “уятып” җи­бә­рүенә дә өметләнәләр. Бу исә эш-гамәлең халыкчан булганда гына мөмкин. Татарстанның Дәүләт Ки­ңәшчесе, ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәй­миев әнә шулай ди: “Россия соңгы вакытта халыкара оешмага өч проект тәкъдим итте. Һәм алар барысы да Татарстаннан. Бу – теләдек тә, башкарып чыктык дигән сүз тү­гел. Асылда әлеге эш Россия өчен күпкә әһәмият­лерәк. Һәй­кәлләрне торгызу ул те­ләк һәм интеллект таләп итә” – диде Минтимер Шәй­миев. Татарстан аксакалы чыгышында иганәчелекне ха­лыкның күтәреп алуы, изге эшкә 103 яшьлек әбидән дә, яңа туган сабый исеменнән дә кертем булуы турында ис­кәртте. Бу гамәлдә сумма кү­ләме түгел, ихласлык кыйм­мәтлерәк диде ул. Ихлас булмаганда андый зур эш­ләрне башкарып та чыгып булмый. Ихласлык дигәндә, Дәүләт Ки­ңәшчесе дөнья галиме Бу­шенакиның туфракка тел тигезеп бәя бирүен дә искә алды. Әнә шундый би­рел­гән­лек булганда гына җир үзе­нең серен ача, диде ул. Билгеле инде, мондый чыгыш регламент кысаларына гына сыеша алмый. Бу хакта ис­кәрт­кән министрга ак­сакалның нечкә юморыннан авыз итәр­гә туры килде. Аңа ипләп яшь аермасын да ис­кәрт­теләр, Казан Кремле дивары ак төстә, Мәс­кәүнеке кызыл дигән мәзәкне дә исенә тө­шер­де­ләр. Тарихи объектларны торгызуда, чыннан да, кызарырлыгыбыз юк. Ләкин бу өлкәдә тукталып калырга да ярамый. Бу җәһәттән Минтимер Шәй­миев тагын бер мөһим мәсь­әләне күтәр­де: – Дистәләгән ил аша узган тарихи Ефәк юлы торгызыла. Аның бер өлеше мирас исем­легенә 2014 елда ук тәкъдим ителгән иде. Ләкин Ефәк юлын шушы бер тар коридорга гына сыйдырырга тырышу – колачлап булмастайны колачларга омтылуга тиң. Без бу мәсьәләдә читтә кала алмыйбыз. Ник дигәндә, әле­ге юл безнең аша коры җир­дән дә, Идел елгасыннан да үтә. Ефәк юлының Россия өлешен торгызуга алынырга кирәк. Бу инде халыкларның тарихи мирасы булачак. Әле­ге юлга ЮНЕСКОга кертелгән объектлар да керә һәм алар бу юлны балкытып, бизәп торачак. Бу җәһәттән Татарстан йокламый, татар-ногай коридоры торгызыла башлады да инде. Төрле экспертларны ча­­­кырабыз, студентларга лек­цияләр укуларын сорыйбыз. Менә шушы студентлардан, педагогларан  эш төр­кеме төзисе иде... Бу тәкъдимне елмаеп тың­­лаган Россия министры Минтимер Шәймиевнең үзе­нә әлеге төркемне җи­тәк­ләр­гә тәкъдим итте. Моңа ЮНЕСКО илчесе, мин “өс­кәрәк” күтәрелдем шул инде, дип җа­вап бирде. Һәрхәлдә, Ка­занның әлеге эшнең үзәге булу идеясе ике яктан да хупланды. Казан эшкә дә, бүләккә дә баеды. Министр Минтимер Шәймиевкә биш кенә данәдә нәшер ителгән Коръ­ән­нәр­нең берсен бүләк итте. Ул Коръән музеена урнаштырылачак. Ә Ефәк юлына кил­гәндә, Минтимер Шәй­миев бу юл Кытай – Казахстан – Кыр­гыз­стан белән генә чикләнә алмый, дип белдерде. Журналистлар белән очрашуда ул Ефәк юлы Биләрдән Ырымбурга, аннан Казахстанга чыга дип аңлатты. Татарстандагы хәлләр  исә бөтенроссия киңәш­мәсен дә уратып уза алмады. Бер журналист министрга, мәк­тәп­ләрдә татар теле кысылса, ул озакламый ЮНЕСКОның юкка чыккан телләр атласына керәчәк, дип искәртте. Министр, бу сорау тема буенча түгел дию белән чикләнсә, Минтимер Шәй­миев сорау­ның мөһим­леген ассызык­лап, җавап бирүне кирәк тапты. Ул бездә белем бирү өл­кәсендә РФ һәм ТР Конституциясе белән каршылыклар булмавын әй­теп узды һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева да Казанга килер һәм без татар теле язмышы турында ачык­тан-ачык сөй­ләшер идек дигән өметен җит­кер­де.  “Татар­стан һәм Россия Кон­ституцияләре ни­гезендә эшләвебезгә 25 ел узган. Тормыш үзгәрде, аның бе­лән бергә проблемалар да килеп чыкты. Эш бара, мин бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм”, – диде Минтимер Шәй­­­миев. Аның­ча, ха­лык­ның теләген исәп­кә алырга, бер-беребезне ише­тергә һәм һәр­бер телнең әһәмия­тен аңлар­га кирәк.      
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев