Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тарихны читләр язып бирә алмый" (галим Мөнир Ерзин б/н ӘҢГӘМӘ)

Рәссам Камил Муллашев, чын милләтпәрвәр нинди була дисәгез, ул Мөнир Ерзин кебек була, дигән иде. Күңел булсын өчен әйтелгән сүз түгел бу, гамәленә күрә бәя, дип тә аңлатып китте. Баксаң, тарихчы, журналист, кытай, уйгыр, гарәп, фарсы телләре белгече Мөнир Ерзинга Казахстан тарихын язу тәкъдимен ясаганнар икән. Ул, татар тарихын өйрәнәм дип, бу тәкъдимнән баш тарткан. Бүген Мөнир аганы ерак тарихны өйрәнүче яшь татар белгечләренең булмавы борчый. Галим тарихтагы ак таплар хакында да сөйләде.   – Мөнир абый, Сез татар та­рихының бик борынгы чорларын өйрәнгәнсез. Безнең укучы өчен ул бераз ятрак яңалык булды. Татарстан галимнәре фәнни хезмәткә нинди бәя бирде? Сез тәкъдим иткән яңалыкларны галимнәр кабул иттеме?   – Татар тарихы әле бүген дә ях­шылап өйрәнелмәгән. Ул төр­киләрнең тарихи китапларында, шулай ук кытай телендәге борынгы кулъязмаларда, таш һәй­кәлләрдә сакланган. Аларда исемебез дә дөрес итеп, “татар” дип язылган. Өйрәнү барышында Үзәк Азиядә тарихыбызга кагылышлы чыганакларның шактый булуы ачыкланды. Үзәк Азиядә яшәгән татарларның тарихы кытай телендәге хезмәт­ләрдә ачык бирелгән. Анда татарларның борынгыдан яшәп килгән халык икәнлеге ачык язылган. Боларны өйрәнгәннән соң “Гасырлар сере”, “Из глубин Евразии” дигән китаплар дөньяга килде. Аларда татар атамасы, яшәгән җирләре, дәүләтчелеге, үзара мөнәсә­бәт­ләре турындагы фактлар китерелде. Моның өчен хәтта япон телендәге чыганакларны да өй­рәнергә туры килде. Минем хез­мәт борынгы тарихны яктырткан беренче китаплардан санала. Китапларымны өйрәнү өчен Татарстан галимнәренә дә тапшырдым. Аларны Кытай дәү­ләтен­дәге, Япониядәге, Америка, Европадагы зур китапханәләргә дә җибәрдем. Узган ел Татарстанда “Из глубин Евразии” китабымны укучыларга тәкъдим иттеләр. Чарада дистәгә якын галим катнашты. Алар, халкыбыз тарихын яктырткан китаплар арасында бу хезмәт кыйммәт­лесе, дигән бәя бирде. Монда ялгыш фактлар китерелгән дип бәя бирүче булмады. Чыннан да, Татарстан халкы өчен бу хезмәтләр ят, бәлки, кабул итү дә авырдыр. Чөнки безнең милләт гасырлар буена изелгән, милли горурлыгы юкка чыгарылган бит.   – Тарих кебек четерекле, авыр эшкә ничек тотындыгыз?   – Аның сере бик гади: мин һәр халык үз тарихын үзе язарга ти­еш дигән уй белән яшим. Чөн­ки башка милләт вәкилләре си­нең та­рихыңа сак карамаска, битарафлык күрсәтергә, хата җибә­рергә мөмкин. Тарихны өйрән­гәндә, генетик аң уяна. Ул кайсы документларга өстенлек бирер­гә, кайсы фактның кайсына ялганганын тоемларга ярдәм итә. Аннан соң үзеңне төрле чыганаклар аша тикшереп карыйсың. Бер мисал китерәм. Кайсыдыр бер елны, мине эзләп, япон га­лимнәре килгән иде. Уйгыр теле белгече булгач, кайбер текстлар буенча конcуль­тация кирәк булган. Форсатны кулдан ычкындырмыйча, татар­ларның борынгы тарихын өй­рә­нүем турында сөйләдем һәм аларда бу җә­һәт­тән документлар сакланмаганмы икәнлеген белештем. Нәтиҗәдә, алар миңа император китапха­нә­сеннән татарга кагылышлы сирәк кулъязмалар күчермәсен җибәрделәр. Иң кыйммәтле чыганак – менә шушы кулъязмалар инде. Алар бернинди режимга яраклаштырылмаган. Россиядә чыккан тарих китаплары, кызганыч, идеологиягә ярак­лаштырылган.   – Татар-монгол сүзтезмәсе – тарихтагы иң зур хата, ди­сез...   – Моны беренче китапта ук расладым. Миңа япон галиме Янай Ватари, кытай галиме Ван Го­вэй­ның бер үк исемдә чыккан “Татарлар хакында тикшере­нү­ләр” дигән хезмәтләре ярдәм итте. Бу галим­нәр икесе дә, татарлар X–XIII гасырларда Колантау тезмәләре янында яшәгән, дип язалар. Янай Ватари хәтта, монголлар һәрчак үзләрен монгол дип йөрткән, үзләрен татар дип атамаган, дип тә теркәп калдырган. Милләтебезне “татар-мон­гол” дип саташтыру күп­тәннән ки­лә. Бу ярлык – әлбәттә инде, идеология җимеше. Тарихи чыганаклар раславынча, татарлар Ур­та Азиянең галәмәт зур территориясен биләгән вакытта, монголлар Урта Азиянең көнба­ты­шында Шебере урманында яши­ләр, аучылык белән шөгыль­лә­нәләр. Бары тик Х гасырның икенче яртысында гына татарлар чигенә якын­­лашалар һәм, төр­киләр тәэ­си­ренә дучар булып, аучылык өс­тенә игенчелек белән дә шө­гыль­ләнә башлыйлар. Шулай итеп, монгол җи­рен­дә татар “үги бала” булып яшәми, ә галәмәт зур җир­ләр белән чәчәк атучы, код­рәтле милләткә әйләнә. Үзенең ирешкән уңыш­ларын саклау һәм ныгыту өчен, кабилә берләш­мә­ләре барлыкка китерә. Мондый берләш­мәләр турында мәгълүмат VI гасырда ук төрки язма ха­ти­рәлә­рендә оч­рый. Каби­ләләрдән хасил булган берләш­мәләрне татар дәүләтче­легенең башлангыч баскычы дип карарга да нигез бар.   – Үзәк Азия татарлары тарихы Татарстанда өйрәнеләме соң?   – Соңгы елларда Татарстанда Үзәк Азия татарларына кагылышлы берничә генә фәнни хез­мәт басылды. “Тартарика” дигән саллы басмада исә Үзәк Азия чорына нибары биш-алты битлек мәкалә бирелгән. Борынгы тарихны мондый кысаларда яктыртып буламы? Ни кызганыч, булмый. Мин телгә алган Ван Говэй, Янай Ватари тикшеренүләре Татарстанда да, Россиядә дә яктыртылмады. Мин галимнәр бу җитешсезлекләргә игътибар итәр дип өметләнәм. Гомеремне тарихны өйрәнүгә багышласам да, үземне Үзәк Азия тарихы белгече дип әйтә алмыйм. Әле өй­рәнәсе өлкәләр шактый. Татарстан галимнәре, чынагаклар барында, бу эшкә алынсыннар иде инде. Чөнки чыганаклар да мәң­гелек түгел. Әлбәттә, моның өчен кытай, уйгыр, япон теллә­рен камил белү кирәк. Шулай ук Үзәк Азия тарихын өйрәнгәндә, Ши­һабетдин Мәрҗани, Һади Атласи, Каюм Насыйри кебек га­лим­нәрнең хезмәтләренә дә таяну сорала. Аларны чит ил галим­нәре дә белә, әйтик, Турсун Һо­шур Каюм Насыйри тикшеренү­ләрен үз хезмәтендә файдалана.   – Өйрәнелмәгән өлкәләр­дән мөһаҗирлек тә бар бит әле.   – Мөһаҗирлекнең тарихы борынгы тарихка барып тоташа. Хәзерге Кытай территория­сеннән татарлар 375 – 583 елларда Ев­разиянең көнбатышына күченә. Урал тауларын кичеп, алар башка төрки кабиләләр, болгарлар бе­лән кушыла һәм Идел, Кама буйларында төпләнеп кала. Шулай итеп IX гасыр ахыры X гасыр башында Идел буе Болгары оеша. Шушы ук чорда Урта Урал, Идел буе, Мангышлактан Арал диңгезенә кадәр җирләрне биләгән каганат оеша. Анда идарәдә татарлар була. Соң­рак Алтын Урда, ул таркалгач, Казан ханлыгы барлыкка килә. Казан ханлыгы тар-мар ителгәч, мө­һа­җирлек киң колач җәя, көчләп чукындыру дулкыны татар зыялыларын Казахстан, Урта Азия, Көн­чыгыш Төркестан (хәзерге Син­җан-Уйгыр автономияле районы, Кытай) якларына күче­нергә мәҗ­бүр итә. Мөһаҗирлек дулкын-дул­кын тарала, ул әле дә дәвам итә. Татарлар, кайда гына яшә­мәсен, үзеннән соң тарихи-мәдәни мирас калдыра. Мәчет­ләр, мәктәп­ләр сала, китапха­нәләр оештыра, газета-журнал­лар бастыра. Бө­тендөнья татар конгрессында оч­рашу вакытында мөһаҗирлек­тәге татарларга, чит җирләрдәге мирасны Татарстанга кайтарырга яр­дәм итегез, дип мөрәҗәгать ит­кәч, кулыма янә каләм алдым һәм Шәркый Төркес­танда мөһа­җир­лек хәрә­кәтен яктырткан “Җуел­мас эзләр” дигән китап яздым. Әлеге китап быел басылып та чыкты. Мин анда тагын да күб­рәк материал сыйдырырга телә­гән идем, әмма сәла­мәтлегем чамалы булу сәбәпле, булганына ка­нәгать калырга туры килде. Минем бөтен әрнүем – Татарстанда тарихыбызны өйрәнер­лек бел­гечләр әзер­ләнмәвендә. Бу, әлбәт­тә, геополитик вәзгыять­кә бәйле. Әгәр мө­һа­җирлек темасын күтә­реп чыгарга, аның музеен оештыру концепциясен әзерләргә көч җиткән икән, эшне ахырынача җитке­рергә дә көч табарга кирәк. Бу эшкә өлкән­нәрне генә түгел, яшьләрне тартырга кирәк. Әлегә мин өлкән буынны гына күрәм. Өлкәннәрнең бит вакыты чамалы. Гарәп-фар­сы, Кытай, Европа иллә­ре теллә­рен белүче яшь тарихчылар әзерләргә соңга калмаска иде.    
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев