Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тарихка күз йомсаң...

  Татар театрларының Качалов театры белән юллары кисешмичә калмый. Әле бертөрле премьералар була (Камал һәм Качалов театр­лары куйган “Дон Жуан” спектаклен искә төшерик), әле бер үк мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки бер Казанда яшибез, бер мәдәни казанда кайныйбыз. Әле менә күптән түгел Качалов театры яңа сезонны Булгаковның “Бег” әсәре белән ачты.  Ә аңа кадәр бер татар театры да шуңа охшаш әсәрне  сәхнәгә куйган иде. Кәрим Тинчурин исе­мендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит За­һидуллин әйтүенчә, бүген иҗат кешеләренең тарихи әсәрләргә тартылуы табигый: – Тарихка күз йомсаң, аның үзе хакында искә төшерә торган гадәте бар. Без нәкъ шундый заманда яшибез. Шуңа күрә моннан туксан ел элек язылган әсәр бүген дә актуальлеген югалт­маган. Миңа режиссер Александр Славуцкий тапкан чишелеш кызык булды. Шундый ук кино да бар иде бит, кабатланмасмы, дип уйлаган идем. Спектакль киноны кабатламады. Икенче яктан, үзем дә Кәрим Тинчуринның “Соң­гы әсәр”­ен сәхнәләш­тер­дем. Анда да бит вакыйгалар Беренче Гражданнар сугышы чорында бара. Болгавыр заманда кеше ирек­сездән үз җирендә кадер­сез­гә әй­ләнә. Үзем өчен яңалык та таптым. Һәрбер спек­такль­дән ниндидер яңа­лык ала­сың инде ул. Спектакльдә гаҗәеп катлаулы чор һәм авыр тема вальс ритмына салынган. Вальс темпына ияреп кешеләр таныша, кавыша, аерыла, язмышлар җи­мерелә. Бер карыйсың, дин сәяси коралга әйләнеп киткән, икенче күренештә сугыштан файда алырга омтылган сәүдәгәр килеп чыга, өченчесендә намусын пычратмаган генерал-майор акылдан шаша... Кешеләр ватаныннан кача. Кемнән кача, ни өчен кача? Бу сорауларга алар үзләре дә анык кына җавап бирә алмый. Сәхнәдә туктаусыз хәрәкәт бара. Шушы туктаусыз хәрәкәттә реаль вакыйгаларны да шәйләп була. Гражданнар сугышының соңгы айлары. Кырым өчен соңгы орыш, Констан­ти­но­польдәге эми­грация авырлыклары, Парижда бәхет табарга омтылыш – бар да Булгаковча, ләкин купайтылмаган. Юкса тарихи әсәрне үтә заманчалаштыру,  сәх­нәдәге кыз-кыр­кын­ның мәгъ­нәсез чыркылдавы алҗыткан иде инде. Качаловлар сезонны ни өчен шушындый әсәр белән ачарга уйлаганнар соң? Ә сәбәп бик гади икән. Александр Славуцкий “Бег” әсә­ренә заманча булганга алынган: – Пьеса Ватанга, тормышка, бер-береңә мәхәб­бәт, кешенең намусы, абруе турында. Бу – гаҗәеп әсәр. Бер караганда – пьеса, икенче яктан – кино сценарие. Ә иң мөһиме, ул – нәкъ бүгенге көн әсәре. Җәм­гыятьтә хәзер бара торган бүлгәләнешләр, хәзерге атмосфера шушы әсәрдә язылган. Бар бит ул, космополитлар да бар, патриотлар да, иң яхшы тормыш чит илдә дип санаучылар да... Үземнең караш Лермонтовча, Ватанны сәер бер ярату белән яратам. Илемнең проблемаларын да аңлыйм, ләкин бит бу – минем илем, минем җирем, минем өем. Мин аны бер­нәрсәгә дә алмаштыра алмыйм. Бәлки шуның белән мин бәхетледер дә. Пьесага алынгач, аның никадәр актуаль булачагын аңлап та бетермәгәнмен. Кырым, Украина дигәндә,  авыр булды. Персонажлар барысы да – намуслы кешеләр. Ләкин алар – бәхетсезләр. Алар идеягә ышанганнар, шул идеяне, Россиянең бө­тен­леген якларга тырышканнар. Ләкин аннан бер­нәрсә дә калмаган. Ә илне яклап сугышканнар җи­наять­чегә әйләнгән һәм алар ватаннарына кайта алмаган. “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова да тетрәнгәнен яшермәде: – Бик сирәкләр генә тамашачыны шул чорга алып кереп китеп яшәтә ала. Мин – күп спектакльләр караган нәзберек тамашачы. Ләкин елап утырдым. Сугышлар булмасын иде, күпме язмышлар җимерелде, ни хакына, нәрсә өчен, дип уйландым. Бигрәк тә генерал-майор Чарнота (Татар­стан­ның халык артисты Илья Славутский) образы тет­рәндерде. Шул ук вакытта татар театрларында тарихи спектакльләрнең никадәр аз куелуын аңладым. Менә шушындый әсәрләр күбрәк булсын иде ул. Тарихи әсәргә тамашачы йөрми дигән фикер белән дә килешмим. Куя белергә кирәк. Авыр теманы да җиңел куярга була, ул вакытта тамашачы да яртысыннан торып чыгып китми. Ничектер көндәлек спектакльләр ягына авыштык.

Качалов театрындагы мохит турында да бер-ике сүз. Театр кием элгеченнән башлана дигән гыйбарә бар. Качаловта ул ишек төбеннән башлана. Театр бусагасыннан атлап керү белән ишек артындагы хаос, мәшәкатьләр онытыла. Бернинди шау-шу, тамашачыны спектакльгә әзерлим дип музыка кычкырту, сәүдә юк. Тыныч, рәхәт мохит. Нишләптер Марсель абый Сәлимҗанов искә төш­те. Бәлки биредә шул заман рухы калгандыр.

Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев