Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тарихи шәхесләргә һәйкәл куелырга тиеш" - тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков (видео)

Күпмилләтле илләрдә һәйкәл куйган вакытта проблемалар чыга тора, без моңа тыныч карарга тиешбез – тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков шулай дип белдерде. Бу фикерен ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә җиткерде.

Әңгәмәдәш тарихи шәхесләргә һәйкәл куелуга карата мөнәсәбәтен белдереп: “Мин тарихи шәхесләргә һәйкәл куелырга тиеш дип саныйм. “Изге Владимирга һәйкәл куюга ничек карыйсыз” дип сорау биргәннәр иде: “Берничек тә карамыйм, ул руслар эше, ул бит рус дөньясында булган шәхес. Шуңа күрә алар куясылары килә икән, рәхим итсеннәр”, - дидем. Ә менә Явыз Иванга карата һәйкәл кую мәсьәләсе бераз катлаулырак. Проханов та “татарлар Явыз Иванга куйган һәйкәлне яратмаслар” дип әйтте”, - диде Дамир Исхаков. Ул һәйкәлләр мәсьәләсендә туган низагларга тыныч карарга киңәш итеп: “Безгә үзебезнең татар шәхесләренә һәйкәлләрне күбәйтергә тырышырга кирәк”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев