Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тарихчы Альберт Борһанов Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылган дигән фикер белән килешми

Яңа федераль стандартлар буенча төзелгән тарих дәреслекләрендә мәктәп укучыларын Казан ханлыгы яулап алынган дип түгел, киресенчә, Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылган дип өйрәтәчәкләр. Бу хакта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Болгар-татар цивилизациясе үзәге җитәкчесе, археолог Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына сөйләде. Яңа дәреслекләр буенча, ике арада бернинди сугыш булмаган, татар дәүләте рус дәүләтенә ирекле рәвештә кушылган. Казан ханлыгының рус дәүләтенә кушылуы дигән фикер белән тарихчы бөтенләй килешми. "Советлар чорында, 70нче елларда, Казахстан, Төркмәнстан кебек күп республикалар турында "добровольное вхождение в состав России" дигән термин бар иде, ләкин ул вакытта Казанның "добровольное вхождение" дигән сүзе булмады. "Завоевание Казани, Казанского ханства" дип әйтә торганнар иде. Без күтәрелмәс өчен йомшартырга тырышалар. Казанны басып алынган дип күрсәтергә теләмиләр", – диде ул. Бүгенгә 1нче, 2нче, 5нче, 6нчы сыйныфлар өчен дәреслек булдырылган. Хәзерге вакытта 7нче сыйныф өчен дәреслек әзерлиләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев