Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов "Казан мәчетләре архитектурасы" дип аталган экскурсия оештырды (фото)

Мәчетләрнең төзелеше һәм урнашу үзенчәлекләрен өйрәнеп, Хан казнасын да табарга мөмкин дигән риваятьләр бар. “Казанга инженер карашы” проекты кысаларында үткәрелгән “Казан мәчетләре архитектурасы” экскурсиясендә тарихи фактлар һәм төгәл саннар кызыклы риваятьләр белән бергә үрелеп барды. Әлеге экскурсиягә “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты. Экскурсияне тарихчы, Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов үткәрде. Ул үзенең күренекле галим Нияз Халитов, архитектор Айвар Саттаровның фәнни тикшеренүләренә таянып эшләвен әйтте. Аның тыйнак кына “дилетант күзлегеннән” дип башланган экскурсиясен катнашучылар гаять югары бәяләде. Һәр катнашучы Айрат белән бергә әлегәчә галимнәргә билгеле булмаган фактларны фаразлады, үз күзаллауларын җиткерде. Экскурсия Казанның җиде мәчетен колачлады. Болар – Мәрҗани, Апанай, Галиев, Нурулла (Печән базары), Борнай, Әҗем һәм Кабан арты мәчетләре. Әлеге мәчетләр – татар архитектурасының безнең көннәрдә сакланып калган монументаль ядкәрьләре. Аларда төрле чор билгеләре ни рәвешле берләшкән, ничек татар бистәләренең йөзен билгеләгәннәр - экскурсиядә сүз шул хакта барды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев