Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тарих фәне дәүләт, халык өчен үтә дә әһәмиятле" - Илдар Мөхәммәтов

Татарстан мәктәпләрендә республика тарихы буенча тулы укыту-методик комплекты эшләнә. Ул кәгазь варианттагы дәреслекләрне генә түгел, электрон материалларны да үз эченә алачак. Бу хакта кичә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихы” V Халыкара Алтын Урда форумында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов белдерде. “Тарих фәне дәүләт, халык өчен үтә дә әһәмиятле, тарихсыз кешенең киләчәккә бернинди күзаллаулары булмый, аны җиңел генә ялгыш юлга алып кереп китеп була. Безнең республикада тарих фәненең кирәклеген аңлау бар, шуңа күрә республика җитәкчелеге зур игътибар юнәлтә”, - диде ул. Министр урынбасары күптән түгел Тарих институтының 20 еллыгы, аның директоры Рафаил Хәкимовның 70 яшьлек юбилейлары билгеләп үтелгәнен искәртте. Илдар Мөхәммәтов татарлар тарихы буенча 7 томлы хезмәт язу бик четерекле, күләмле эш булуын ассызыклап, аны инглиз теленә тәрҗемә итү яңа офыклар ачуын белдерде. Ул институтның халык белемен күтәрүгә керткән өлеше өчен Рафаил Хәкимовка рәхмәтен ирештерде. “Берничә ел элек бу тема күләгәдә калып килде, хәзер соңгы елларда фәнни-гамәли конференцияләр, симпозиум, форумнар нәтиҗәсендә, теманы аңлау тирәнәйде. Бу мәсьәләдә хезмәтегез бәяләп бетергесез. Язган китаплар киштәдә генә ятса, бу безне канәгатьләндермәс иде. Халыкка хакыйкый мәгълүмат җиткерү мөһим, бу безнең төп бурыч”, - диде. Илдар Мөхәммәтов бүген Россия Федерациясенең тарихи-мәдәни стандарты кабул ителгәнен, аның нигезендә, татар халкы тарихын өйрәтү буенча концепция төзелгәнен билгеләп үтте. “Хәзер авторлар коллективы формалашкан һәм Татарстан тарихы буенча укыту-методик комплект эшләнә. Бу эштә институт хезмәткәрләре дә катнаша. Укыту-методик комплект без күнеккән гади кәгазь дәреслек кенә түгел, бу электрон кушымта, электрон атлас та, аерым сайт та. Без башлангыч мәктәптән, 5 нче сыйныфтан ук балаларыбызның төбәк тарихы нигезләрен белүен телибез. Кеше үзенең нәсел-нәсәбәсен, гаилә тарихын, халкы, төбәк, ил тарихын белергә тиеш. Китаплар мөһим, әмма яшьләрнең күп өлеше Интернетта утыра, шуңа күрә расланган фәнни энциклопедия форматында балаларга тикшеренүләр уздыру, дөрес мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген бирәбез”, - дип белдерде ул. Министр урынбасары Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиадалар үткәрелүен белдереп, быел форматны киңәйтергә җыенулары турында әйтте. Татар теле буенча халыкара олимпиада кысаларында тарих та күздә тотылачак. “Тел һәм тарих аерылгысыз, шуңа күрә бу мөһим”, - дип ул киләчәктә дә Тарих инстиуты белән тыгыз хезмәттәшлек булачагына ышанычын белдерде. Алга таба Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Габбасов чыгыш ясады. Ул Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдинның сәламләү чыгышын җиткерде. Анда дини хезмәтләр язганда дин әһелләренең тарихчылар белән дә тыгыз эшләве турында әйтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев