Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тар күңеллелек (фикер)

Моннан 10 ел элек – 2007 елның сентябрь башында Берләшкән Милләтләр Оешмасы “Җирле халыкларның хокуклар декларациясе” (“Декларация прав коренных народов”) дип аталган, үз тарихи җирләрендә гомер сөргән, тик дәүләтчелеге булмау яки аны югалту сәбәпле башкалар кулына калган азчылык халык һәм милләтләрнең хокукларын яклаган документ кабул итте. Декларацияне дөньяның 143 иле баштан ук хуплап чыкса, 4 дәүләт – АКШ, Канада, Австралия, Яңа Зеландиянең беренче мәлне аның белән килешмә­гәнлеге мәгълүм. 11 ил, шул исәптән Россия дә, бер якка да тавыш бирмичә битараф калган. Ләкин әлеге мөһим документ кабул ителеп, берничә ел узуга, Канада, Австралия һәм Яңа Зеландия­нең Декла­рациягә мөнәсәбәте капма-каршы якка, башкача әйткәндә, яхшыга үзгәрә. Ул гына да түгел, алда саналган өч илнең беренче икесе, үз җирләрендә яшәгән азчылык  халыклардан элекке чорлардагы хаталары, кылынган җи­наять­ләре өчен рәсми төстә гафу да үтенә. Декларациянең асылы, кыскача әйт­кәндә, иң вак халыкларның да тел­ләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәният­лә­рен кадер­ләп саклау, дәүләтчелеге, үзләрен яклар институтлары булмаганнарга киң хокуклар бирү мөһимлеген ассызыклауга кайтып кала. Ул телләр, ул культураларның, иң күп кулланышлы телләр, мәдәниятләр белән бер­рәт­тән кешелек дөньясының мәдәни байлыгы, үткәннәрдән калган рухи мирас икәнлеге әйтелә. Бер генә телнең кулланылмый башлавы, гореф-гадәтләр­нең юкка чыгуы кешелек өчен кире кайтмаячак югалту, рухи ярлылану икәнлеге белдерелә... Язуларынча, Россия киңлекләрендә 130лап (кайбер чыганаклар буенча – 180) халык һәм милләт яши. Шуның 100 дән артыгы – җирле халыклар. Ягъни, гомер-гомергә үз тарихи туфрагында көн күргән, каядыр китәр җире, сыеныр почмагы, читтә ватаны булмаган азчылык­лар. Шунысын да искәртик: йөзнең яртысыннан күбесе, төгәлрәге, алты дистәләп халыкның исәбе-саны 50 меңгә дә тулмый. Һәм андыйларны кызганырга гына кала. Россиядә милли сәясәт тамырдан үзгәрмәгәндә, исеме телгә алынган Декларация санга сугыла башлап, аның төп параграфлары берәр хикмәт белән Россиядә закон көчен алмаганда, болар – тулысынча руска әверелеп бетәчәк һәм инде әверелгән кавемнәр. Кызыксынган кешегә Россиядәге азчылыклардан бары дүрт милләт ул һәм кызларының гына (татар, башкорт, чуаш, чечен) саны миллионнан артып китүе, ә инде калган 30-35 милләт һәм халыкта андый ишлелек булмыйча, аларның саны, тагын да шул шовинистлар бәхетенә, 50 мең белән 500 мең арасында торуы билгеле. Әйткән-әйткән, биредә яшәгән ике-өч дистә “ыруның” башкалардан бәхетлерәк икәнен дә билгеләми ярамас кебек. Болар – читтә ватаннары булып та, язмыш ерак бабаларын кайчандыр Россиягә илтеп ташлаган, нәсел-нәсәбенә инкыйраз янамаган кайгысызлар. Шул ук украин, кореялы, алман, казах, молдованнар һ.б. биредә нидер ошамаса яисә кыерсыта, кага башласалар, теләсә кайчан тәртәләрен үз ватаннары ягына бора, биредәге тәртипләргә лач итеп төкереп, иленә кайтып китә ала. Җирле халыкларның гына барыр җире юк. Аларның ике генә юл: йә карагруһчыларга үч итеп, исән калу яисә җәһәннәмгә китеп югалу... Без яшәгән илнең Төп законы “Без – Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы...” дип башлана. Матур сүзләр, тик... Конституциябез хөрлек җилләре шаулап искән елларны кабул ителгән иде шул. Бүген ил-көндә башка һава торышы. БМО декларацияләрен түгел, үзебез кабул иткән Төп законны да күрми, белми торган. Конституциянең 69, 71 нче маддәләрендә, дәүләт азчылык халыкларның хокукларын халыкара хокук нормалары нигезендә гарантияли, дип язылган. Язылган, ләкин менә татар баласының үз ана телендә имтихан бирергә хокукы юк. Сан ягыннан илдә икенче урында торган милләткә Милли университет булдыру да тыелган. Россиядәге эчке сәясәтнең азчылыкларны рус казанында эретүгә юнәлтелгәнлеге сукырга да күренә.   Сорау туа: каян килгән тар күңеллелек соң бу? Ни өчен алар безне шул дәрәҗәдә яратмый? Яратмый, исәпләшми, чөнки биредәге холык-фигыль шундый:  алар үзләрен күбрәк ярата, өстенрәк куя. Хакимнәрне генә гаепләү бик үк дөрес тә түгелдер. Властьтагылар биредәге төп халыкның уй сөрешен сизеп эш итә. Биредәге хакимнәргә генә түгел, гавамга да башка дәүләтләрне дер калтыратып торган бер милләтле унитар ил кирәк. Ыштан ямаулы булса булсын, дәүләт кенә бөек, биләмәләр генә чиксез, армия генә теләсә кемне кыйнап ташларлык гайрәтле булсын. Шуңа күрә гафу үтенүләрне якын арада көтәсе түгел. Өмет бар икән – ул бары үзебездә.  
Наил Шәрифуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев