Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Танылган театр белгече Алексей Бартошевич Фәрит Бикчәнтәев куйган "Антигона" спектакленә карата үз фикерен җиткерде

Мәскәүнең танылган театр белгече Алексей Бартошевич француз драматургы Жан Ануй әсәре буенча М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театрында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган «Антигона» спектаклен карады, дип хәбәр итә «Башинформ». Театр белгече спектакльне караганнан соң иҗат коллективы белән очрашып, спектакльне анализлап, үз фикерен әйткән. «Бу искиткеч заманча спектакль. «Антигоны»ның текстын яхшы хәтерлим, берничә куелышын күргәнем бар. Бу пьесага алынган актерлар, театр һәм режиссер мактауга лаек. Бу әсәр кешенең каршы торуыннан файдабулу-булмауга карамастан, кеше барыбер үз дәрәҗәсен саклап калырга тиешлегенә өйрәтә. Кешенең кем алдында нинди бурычлары булуга карамастан, герой өчен үз алдындагы бурычы әһәмиятлерәк», дигән театр белгече. Алексей Бартошевич фикере «Культурный мир Башкортостана» порталына сылтама белән китерелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев