Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Танылган шагыйрь Һади Такташка, композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл куелачак

2017 елда танылган шагыйрь Һади Такташка (1901-1931), композитор Рөстәм Яхинга (1921-1993) Татарстанда һәйкәл ачылачак.
[gallery link="file" columns="1" size="full" ids="15940,15941"]  
Моннан тыш, язучы Нәби Дәүлигә (1910-1989), күренекле иганәче Яков Шамовка (1933-1908) һәм танылган филолог, мәдәният белгече, җәмәгать эшлеклесе, академик Дмитрий Лихачевка (1906-1999) истәлек такталары ачылыр дип көтелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чараларга багышланган иде. Өстә санап үтелгән һәйкәлләр һәм истәлек такталарын ачу да әлеге дата уңаеннан гамәлгә ашырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев