Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Танылган кондитер-дизайнер Ренат Әгъзамов Казан халкын ике метрлы торт белән сыйлады

Танылган кондитер-дизайнер Ренат Әгъзамовның халыкара торт күргәзмәсе бүген Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә ачылды. 2 тонна күләмендәге экспозициядә өч метр биеклеккә кадәрге уннарча кулинар шедеврлар куелган иде.

Ренат Әгъзамов – дөнья күләмендә исеме билгеле булган кондитер. Аның тортларын артистлар, сәясәтчеләр һәм башка танылган шәхесләр төрле тантаналы чараларда ясатып алдыра. Күргәзмә ачылган көнне ул журналистларның сорауларына җавап бирде һәм шул вакытта телефоннан Филипп Киркоровның кызларына туган көннәре уңаеннан эшләнгән тортларының барып җитүен контрольдә тотты. «Диаметры бер метр булган зур торт ул. Барби стилендә эшләнгән. Тулы бер курчак дөньясы иҗат иттек. Торт заказчыга 40 минутлап элек китте. Аны ясавыннан бигрәк илтеп тапшыру авыр», – дип сөйләде Әгъзамов.

Бервакыт туй тортын илткәндә шоколадтан ясалган кияү егете сыны торт өстеннән сынып төшкән. Бер төн эчендә ул фигураны яңадан ясарга туры килде, ди оста.

Казанлыларны  сыйлар өчен кулинар  ике метр биеклектәге торт алып килгән. Күргәзмәгә килүчеләр барысы да аннан авыз итә алды.

Халыкара торт күргәзмәсе Россиянең эре шәһәрләре буйлап гастрольләрдә була. Казан – исемлектәге беренче шәһәр һәм бу очраклы түгел. Ренат Әгъзамов – татар кешесе һәм шуңа да, Киевта туган булса да, безнең республиканы үзенең тарихи ватаны дип саный. Ул шактый еллар Сочида яшәгән, хәзер Мәскәүдә яши. Елына 2-2,5 мең торт әзерли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев