Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Танылган каләм әһелләре Ркаил Зәйдулланың туган авылында кунак булды

Бу көннәрдә Татарстанда һәм төбәкләрдә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан күптөрле чаралар оештырыла. Шул уңайдан 24 апрельдә танылган шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бер төркем танылган каләм әһелен туган төбәгендә – Чуваш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында зурлап кунак итте. Кунаклар арасында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев; Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров; Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат; Татарстанның халык артисты, сатирик язучы, юмор остасы, композитор Алмаз Хәмзин; танылган сатирик язучы Камил Кәримов; шагыйрь һәм фән докторы, Арча районы Язучылар берләшмәсе җитәкчесе Рифат Җамал, күптөрле жанрларда иҗат итүче танылган язучы Марат Кәбиров бар иде. Каләм әһелләре Ркаил Зәйдулланың туган авылы Чичканда авыл халкы, укытучылар һәм укучылар белән очрашты. Балалар язучы һәм шагыйрь абыйларының әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, җырларын башкардылар. Казан кунаклары Тукай авылында – мәхәллә йорты-мәдрәсәдә дә булды. Монда да ике як өчен дә тирән тәэсир калдырган бай эчтәлекле очрашу узды. Танылган шәхесләр тирә-юньдә дан булырлык – заманча конференц-заллары, уку йортлары булган мәхәллә йорты-мәдрәсәдән зур рухлану һәм илһам алып, Ркаил Зәйдулланың туган нигезенә кайттылар. Аларны язучының 80 яшьлек әнисе Гөлинә апа мул табын янында каршы алды. Гөлинә апа төпчек улы Рамилнең гаиләсе белән яши. Ул туган йортын, улы Ркаилне зурлап килгән мәртәбәле кунакларга рәхмәтен әйтте. Казан кунаклары бу яклардагы халыкның  көчле рухлы һәм кунакчыл булуына, төзек юлларга, таза йортларга соклануын белдерде, ә Чичкан һәм Тукай халкы танылган милләттәшләребезне кунакка ешрак кайтырга чакырды. Зәйдуллиннар Камил Кәримовка күчтәнәчкә бер чиләк симәнә бәрәңгесе бирде. Шуны утыртып үстереп, мондый очрашуларның дәвамы буларак, көз көне язучы каләмдәшләрен Шәледәге йортында кунак итәргә ышандырды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев