Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тантана" еллык театраль премиясенә гаризалар кабул ителә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” еллык театраль премиясен бирү буенча комиссиясе 2017 елда әлеге бүләккә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итә башлау турында белдерә. Премия театр сәнгате өлкәсендә иҗади һәм иҗтимагый казанышларга ирешкән өчен бирелә, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Премиягә дәгъва иткән спектакльләрне күрсәтү хокукына Татарстан Театр әһелләре берлеге, дәүләт муниципаль һәм шәхси театрлары ия. Бүләк алу өчен премьералары узган елның 1 февраленнән дә иртә куелмаган һәм быелгы елның 1 февраленнән дә соңга калмаган спектакльләр тәкъдим ителә. Гаризалар һәм документлар 28 февральгә кадәр 420015, Казан шәһәре Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843)2647444, 8 (843)2647453).

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев