Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тамашачыларның 80 проценты - татар яшьләре" - Фәрит Бикчәнтәев

"Татар милләтен, татар телен саклау мәсьәләсе хәл ителмәс кебек. Әмма төшенкелеккә бирелеп кенә утырсак, бер нәрсә дә барып чыкмаячак", - ди Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына багышланган фикер алышу вакытында. “Бу - мәңгелек сүз, бетми торган проблема. Без авылларга да йөрибез, татар мәктәпләрендә дә булабыз. Аларның да хәл итәсе мәсьәләләре күп. Балаларны күзәтәм, аларга психологик күзлектән карыйм. Укучыларны, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә залга кертеп утырталар. Безнең белән аралашырга мәҗбүр итәләр. Ә балаларга бу бөтенләй кирәкми. Ул татар мәктәбендә нишләп укыйдыр, анысын әйтә алмыйм”, - ди Ф. Бикчәнтәев. “Берсендә мин 12 нче мәктәп янында бер актрисабызны очраттым. Ялгышмасам, бу - яһүд мәктәбе. "Нишлисең монда?", - дип сорагач: "Баламны көтәм", - дип җавап кайтарды. Нишләп бу мәктәптә укытасың, дип кызыксындым. Ул исә миңа: "Татар мәктәбенә биримме инде? Нишләсен ул андагы белем белән?", - диде. Бу - чыннан да, бик зур проблема. Аның стратегиясен бүген генә хәл итеп тә булмыйдыр”, - ди Фәрит Бикчәнтәев. "Бер яктан, минем хисләрем бик писсимистик булса, икенче яктан, өметле яшьләр бар", - ди режиссер. “Безнең театр һәр кич саен спектакль куя һәм тамашачыларның 80 проценты - татар яшьләре. Әгәр дә без гел төшенкелеккә генә бирелсәк, шулай утырырга гына калабыз”, - дигән фикердә Фәрит Бикчәнтәев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев