Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тамашачыга чүп карау кызык түгел!" - драматург Рәдиф Сәгъди

Татар режиссерлары белән татар драматурглары арасындагы бәхәс дәвам итә. Драматурглар татар режиссерларының татар пьесаларын куймавына зарланса, режиссерлар яхшы драматургия әсәрләренә кытлык булуын әйтә. Бүгенге татар драматургиясе һәм татар театры турында драматург Рәдиф Сәгъдинең үз фикерләре бар. “Бер генә драматург та үсеш кичерә алмый, әгәр дә пьесасын анализлый, сүтеп-җыя белә торган талантлы режиссер кулына әсәре килеп эләкмәсә, - ди ул. – Драматург ул вакыйгалы чимал гына бирә. Әйтик, аннан әйберне тәмле итеп тә, булдыксыз кулга эләксә, ашамаслык итеп тә пешереп була. Пьесаны пешерүче әлеге дә баягы – режиссер”. Рәдиф Сәгъди шулай ук драматург коллегалары турында да үз фикерен җиткерә. “Ни кызганыч, бүгенге көндә татар театр сәнгатендә тамашачыны кызыктырмаган вак вакыйгалар белән тулган әсәрләр, бер төрле сөйләшә торган образлар хөкем сөрә. Бу нәтиҗәсезлеккә китерә. Драматургиясе сыек әсәрне куюы режиссерга бер бәла булса, уйнаган артистка икенче бәла! Тамашачыга да чүп карау кызык түгел!” – ди Рәдиф Сәгъди. Шулай да “Яхшы спектакльнең “кендеге” яхшы режиссер белән яхшы актерлар дип нәтиҗә ясый: “Шул чакта сыек кына драматургиядән дә затлы гына әсәр килеп чыгуы ихтимал. Начар режиссер, начар артистлар белән классик спектакль дә кеше карамаслык булуы мөмкин. Юк кына драматургиядән дә искитмәле спектакльләр чыгарган татар театр сәнгатендә мин ике генә шәхесне беләм. Берсе аның Гали Кәримович Хөсәенов, икенчесе Празат Нәкыевич Исәнбәт иде”, - ди драматург. Мәгълүмат өчен. Г.Кариев исемендәге Казан яшьләр театры бу сезонда Рәдиф Сәгъдинең хәрби-патриотик темага багышланган “Гашыйклар утравы” спектаклен чыгарды. Яшьләр комедиясе стилендәге пьеса – драматург Рәдиф Сәгъди өчен беренче тәҗрибә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев