Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тамашачы театрга караганда бөегрәк" (ФОТО/ВИДЕО)

Фәрит Бикчәнтәев фикеренчә, тамашачы надан, аларга ничек тә ярый дип кенә спектакль куючы режиссерлар бар. 17 майда КФУның Tataristica үзәгендә «Татар театры: югалту һәм табышлар» дигән темага дискуссия узды. Дискуссиядә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, язучы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким, драматург Мансур Гыйләҗев, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев һәм башка танылган шәхесләр татар театры сәнгате турында фикер алыштылар.

Фәрит Бикчәнтәев фикеренчә, тамашачы надан, аларга ничек тә ярый дип кенә спектакль куючы режиссерлар бар. “Кемнәр икәнен әйтеп тормыйм. Ә без үзебез тамашачыбызны бозабыз. Ә аннан соң зарланабыз, җитди спектакльләрне кабул итмиләр дип. Итәләр, җәмәгать, юлларын гына табарга кирәк. 1990 елларда безнең театр да авыр хәлгә төшкән иде, театрдан тамашачы китә башлады. Шул вакытта Шамил Зиннурович һәм Марсель Хәкимович ай саен премьера чыгара иде. Театр залында концертлар оештырылды. Болар барысы да тамашачыны тотып калырга тырышудан булды. Шуннан соң тамашачы бозылды. Зәвыкны күтәрергә ничә ел вакыт кирәк булды? Төрле лабораторияләр оештырдык, Кече залга күчтек. Җитди әсәрләрне шунда куя башладык. Анда чын татар тамашачысы җыела башлады һәм хәзер Зур залда рәхәтләнеп җитди әсәрләрне куябыз. Халык йөри, ярата. «Курчак туе» 5 сезон, «Арбалы хатыннар» 4 ел барды. Хәзер чит ил драматургиясенә дә яратып йөриләр», — диде ул.

Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, тамашачы театрга караганда бөегрәк, аны яратырга түгел, ә хөрмәт итәргә кирәк, чөнки ярату хисе үзгәрүчән була. Мондый дискуссияләр уздыру март аенда башланып киткән иде. Алар тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә багышлана. Алдагы дискуссия темасы «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» (14 июнь).

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев