Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тамашачы соравы буенча "Мулла" фильмы кабатлап күрсәтелә

Иртәгә кинофестиваль тамашачысы соравы буенча “Мулла” фильмы кабатлап күрсәтеләчәк. Бу хактагы игълан кинофестиваль уза торган кинотеатрда урнаштырылган. Оештыручылар фильмны кинофестивальнең төп мәйданчыгында түгел, “Мир” кинотеатрында күрсәтәчәкләр. Ул 16.00 сәгатьтә башлана. Керү бәясе – 100 сум. “Мулла” тулы метражлы фильмы – Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсында катнашучы бердәнбер Татарстан киносы. “Мулла” Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә 2018 елда төшерелде. Режиссерлары – Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскаров. Баш продюсер – Миләүшә Айтуганова. Идея авторы, продюсеры һәм композиторы – Марат Әхмәтшин. Фильм Әтнә районында төшерелде. Әсфәндияр ролен Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев башкара. Сценарийга өстәлгән яңа образны – Артурны Марат Бәшәров башкара.
  • “Мулла”ның сюжеты буенча Самат исемле бай эшмәкәр туган авылында мәчет салдыра һәм яшь Әсфәндиярны авылга имам итеп алып кайта. Әмма авыл халкы мәчеткә йөрми, эчә, шул исәптән, Сәләхетдин мулла да дөрес кенә яшәми, яшьләр бозык. Әле җитмәсә авыл кешеләрен эчереп ятарга Вәлиәхмәт тә кайтып урнашкан. Ул - авылның теге заманнарда сөрелгән мулласының оныгы. Дөньяга фәлсәфи карашлы, әмма шактый усал адәм. Якты образлар - Әсфәндиярга ашарга пешереп, өен караштыргалап йөрүче күрше апа һәм Әсфәндиярга гашыйк булган күрше кызы Налимә. Киносценарийга шактый образлар өстәлгән, булганнары да бераз үзгәртелгән яки тоныкландырылган. Фильмга Артур образы һәм Вәлиәхмәтнең бандит дуслары кергән.
Фильм тиздән прокатка чыгачак.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев