Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Таллин шәһәрендәге "Идел" татар җәмгыятенең иҗат төркеме мәшһүр драматург Г. Камалның "Беренче театр" спектаклен сәхнәләштергән

Таллин шәhәрендәге “Идел” татар җәмгыятенең иҗат төркеме Г. Камалның “Беренче театр” спектаклен Маарду каласында яшәүче милләттәшләренә күрсәткән. Бу хакта Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте идарәсе вәкиле Фәүзия Һадиуллина хәбәр итте.

“Спектакль тамашачыларның күңеленә хуш килде”

“Эстониядә яшәүче татарлар тормышында тагын бер матур вакыйга булды. Таллин шәhәрендәге "Идел" татар җәмгыятенең иҗат төркеме мәшhүр драматург Г. Камалның "Беренче театр" спектаклен Маарду каласында яшәүче милләттәшләребезгә күрсәтте”, - ди Фәүзия Һадиуллина.

Аның әйтүенчә, артистларның уйнавы тамашачыларның күңеленә хуш килгән. Г. Камалның “Беренче театр” комедиясендә рольләрне башкарганнар: Гөлбестан Ногманова (Хәмзә бай, Вәли), Ильзия Әхмәт (Факиhә), Нурфәния Фазлыева (Хәбибрахман), Зәкия Ермакова (Гафифә), Илшат Халиков (Фатыйх), Фәүзия Һадиуллина (Биби).

“Спектакль өчен реквизитлар артистларның үзләрендә саклана”

Фәүзия Һадиуллина әйтүенә караганда, тамашачыларның игътибарын сәхнә бизәлеше шаккаттырган, чөнки Хәмзә бай йорты куренеше нәкъ 20 гасыр башындагы хәлле татарлар тормышын чагылдырган. “Купшы кәнәфиләр, матур өстәлләр, йорт жиhазлары зәвыклы итеп куелды. Сәхнә нәкъ шул заманның тормыш-көнкүрешен чагылдыра иде”, - ди ул.

“Спектакль өчен реквизитлар артистларыбызның үзләрендә саклана, чөнки күпләребез туган якларыбыздан истәлеккә китергән. Кулдан тукылган тастымаллар, чигешле мендәр тышлары алъяпмалар, чаршаулар, тәрәзә пәрдәләре, әбиләребез ябынып йоргэн ак ефәк шәлләр милли күргәзмәләр ясаганда гел кирәк булып торалар”, - ди Биби ролен башкарган Фәүзия Һадиуллина.

“Кунак ашы – кара-каршы”

Аның фикеренчә, көзге моңсу көннәрдә милләттәшләр арасында шулай иҗат җимешләре белән кунака йөрешү изге гамәлләрнең берсе. “Кунак ашы – кара-каршы. Спектакльдән сон Маарду шәhәрендә яшәүче балалар концерт күрсәттелэр. Татарлар турында тапшыру әзерләүче Эстон телевидениясе спектакль барышын төшереп торды. Көзге очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.  Җылы күрешүдән соң шатланышып, бер-беребезгә изге теләкләр теләп, өйләребезгә таралыштык. Бер күрешү үзе бер гомер. Амин, берүк, тагын шундый матур очрашулар насыйп булсын!”, - дип тәмамлады ул сүзен.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев