Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Талантны ачу ачкычы ул - безнең телебез" - Равил Фәйзуллин

Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин телне саклауга һәм үстерүгә битараф булмаска чакыра. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте. “Бүгенге яшьләр, җәмгыять алдында проблемалар бик күп. Язучылар өчен милләтебезнең үткәне һәм киләчәге турында уйлану төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Туган телне өйрәнү - Ходай тарафыннан куелган бурыч”, - диде шагыйрь. Равил Фәйзуллин телебезнең киләчәге өчен борчылуын белдерде. “Зур тарихыбыз, рухи мирасыбыз бар. Ныклы нигездә торган вакытта, милләтнең киләчәге булачак. Әлбәттә, моңа ирешү өчен һәр кеше телне, тарихны саклауга хезмәт итәргә тиеш. Битараф булсак, куйган максатларга ирешә алмаячакбыз. Безнең халыкның талантлары күп. Бу талантны үстерергә кирәк. Талантны ачу ачкычы ул - безнең телебез”, - диде Равил Фәйзуллин.
Алмаз Шиһабетдинов, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев